28 июнь 2013 яңалыклары
-
Юкә чәчәге җыябыз
Кукмараның үзәк урамына моннан күп еллар элек утыртылган карт юкәләр ямь биреп тора. Райондашларыбызның бу агачлар белән бәйле кызыклы истәлекләре дә бар.Шушы көннәрдә юкәләр, тирә-юньгә татлы бал исе таратып, шау чәчәккә күмелде. Шифалы чәчәкләрне җыючылар да күренә. фото: http://www.youlekar.ru/6910-lechenie-giperplazii-lechenie-giperplazii-narodnymi-sredstvami..html
-
Кукмарада 35 градус эссе
Бу көннәрдә эсселек чын мәгънәсендә рекорд куйды: Кукмарада температура күләгәдә 35 градус булса, ачык урыннарда кырыктан артып китте. Белгечләр кызган кояш нурлары астында озак йөрмәскә, башны эшләпә яки яулык белән капларга кушалар. Хроник чирләрдән, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләргә даруларын үзвакытында кабул итү мөһим. Сусауны яшел чәй, минераль...
-
“Шәфкать”тә тернәкләнүчеләр Сабантуйны көтеп ала
Бүген "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгендә ел саен үткәрелеп килә торган Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмгә биредә тернәкләнү курслары үтүче балалар, аларның әти-әниләре, кунаклар, иганәчеләр килгән иде. Сабантуй милли уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды. Бәйрәмдә беркем дә бүләксез калмады. Рәшит МИНЕГАЛИЕВ фотосы
-
Район газетасына 8318 гаилә язылды
2013 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе төгәлләнде. Район газетасына 8318 гаилә язылды. Газета белән элемтәләрен өзмәгәннәре өчен "Хезмәт даны" газетасы редакция коллективы әбүнәчеләргә зур рәхмәтен белдерә. Редакция газетага язылучылардан килгән купоннарга призлар уйнатачак, аның нәтиҗәләре 12 июль санында биреләчәк. Газетага язылган һәркем купоннарын 9 июльгә кадәр редакциягә җибәрә...
-
Кукмарага Универсиада уты килде (+фото)
Бүген районыбыз Универсиада утын кабул итте. Әлеге ут Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага килеп җитү өчен 2012 елның 12 июлендә Франциядән кузгалган иде. Беренче тапкыр Универсиада уты тантаналы рәвештә 1923 елда, Сорбонна университетында узган җәйге уеннарда кабынган булган. Инде 90 ел сүнмичә Җир шарын әйләнеп йөрүче әлеге ялкын бүген...