25 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Алкоголь һәм кофе юкка чыгарга мөмкин
Яңа эчемлекләрнең өстенлеге - бавырга һәм бөергә зыян салмауда, ул хәтта махмыр да булдыртмый икән Экспертлар фикеренчә, 2050 елга кибетләрдә алкоголь түгел, ә махмыр булдыртмый торган синтетик эчемлек сата башлаячаклар. Бу хакта "Петербургский дневник" яза. Алкогольне алмаштыра алырлык синтетик эчемлекне Бөекбритания галиме уйлап тапкан. Alcosynth исемле матдә нигезендә әзерләнгән эчемлек...
-
Энгель Фәттахов авыл хуҗалыгы министры булырмы?
Сайлаулардан соң Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Дәүләт Думасы депутаты буларак эш урынын калдырачагы тәгаен билгеле булды. Аның урынына бүгенге көндә Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов булачак, дигән имеш-мимешләр барлыкка килде. Бу уңайдан ул болай дип җавап биргән: - Юк, мин авыл хуҗалыгы министры булып күчеп...
-
27-28 сентябрьдә Кукмарада тимер юл кичүе ябыла
Кукмара бистәсендә тимер юл кичүе транспорт хәрәкәте өчен ике көнгә ябыла. 27 сентябрьнең 08.00 сәгатеннән алып 28 сентябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр Кукмара бистәсенең Ленин урамы буенча "Агроснаб" керү юлының 9 пикетындагы 930 нчы чакрымда тимер юл кичүе транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Бу вакытта биредә ремонт эшләре башкарылачак. Тимер юл аркылы...
-
Әнине хафага салдык (туганым сөйләгәннәрдән)
Безнең чор балалары табигать нигъмәтләре белән тукланып үстек бит. Язга чыксак, кузгалак, какы җыеп, витамин тупладык, җәй-көз инде муллык чоры, кышка да әзерли идек. Шулай бервакыт, ике энемне ияртеп, күршеләрем Равил белән Фәнияне дә алып, урманга шомырт җыярга киттек. Урман белән авыл арасы өч чакрым тирәсе, куыша-куыша барып та җиттек....
-
Гүзәл Уразова Дубайга юллама уйната!
Гүзәл Уразова җыр-моң сөюче тамашачылары арасында кызыклы бәйге оештырырга уйлаган. Җиңүчене саллы бүләк - Гарәп Әмирлекләренә юллама көтә! Әлеге бәйге белән кызыксынучылар, катнашырга теләүчеләр көннән-көн арта бара. Шуңа да бәйгенең асылы һәм шартлары турында Гүзәлнең үзеннән сораштык. - Бәйге якын дустыбыз Исмәгыйль Шәңгәрәевның "Шантурс" туристик оешмасы белән берлектә оештырыла. Концертлар...
-
Олыязда "Чәчәкләр бәйрәме" үтте
Олыяз авылы мәдәният йортында укучы балалар белән чәчәкләр бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кысаларында "Иң матур чәчәк" дип исемләнгән рәсем конкурсы да үтте. Чәчәкләр дөньяга башка күз белән карарга, ямансу вакытларда кәефне күтәрергә ярдәм итә. Алар күңелдә шатлык -сөенеч хисләре уятырга сәләтле, дип яза "Наш Кукмор" төркеме.
-
Өлге клубында "Могҗизалар кыры" уены оештырылды (фото)
Өлге авылы клубында "Көзләр килде җиргә муллык алып" исеме астында "Могҗизалар кыры" уены булып узды. Көзге уңышка багышланган әлеге кичәдә клуб каршында оешкан түгәрәкләргә йөрүче балалар үз талантларын күрсәтте. Биюләр, җырлар тамашачы тарафыннан бик яратып кабул ителде. Уеннның җиңүчесе Мөхәмәтҗанова Гөлфинур апа булды, дип яза "Наш Кукмор" төркеме.
-
Автобус санаулы минутлар эчендә янып беткән
Бүген төнлә Казанның Гаврилов урамында урнашкан машиналар стоянкасында автобус дөрләп янып беткән. Автобусның янганын бик соң гына күргәннәр, шуңа күрә ул санаулы минутлар эчендә янып та беткән. Аны сүндерүдә 12 кеше һәм 5 берәмлек техника эшләгән. Тиз арада янгынны сүндерү сәбәпле якын-тирәдә торган купсанлы машиналарга зыян килеп өлгермәгән. Шәһәрара рейслар...
-
Җәен иртәрәк уңыш алу өчен яшелчә орлыкларын көзен кайчан чәчәргә?
Җәен иртәрәк уңыш алу өчен яшелчәләрне кышка октябрь уртасыннан ноябрь башына кадәр чәчеп калдыралар. Кишер, петрушка, укроп, салат һәм шпинатны шушы айда чәчәргә кирәк. Бу вакытта туфракның температурасы 2-3 градуска кадәр түбәнәя. Иртәрәк чәчкән очракта орлык артык үсеп китә һәм ул өшәячәк. Орлыкны көздән чәчү уңышны 10-12 көнгә иртәрәк алырга...
-
Районыбызның “Хезмәт даны” газетасына язылу бара
"Хезмәт даны" газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына подписка дәвам итә. Ярты елга язылу бәясе 600 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин. Ә районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызга газетаның электрон варианты (1 айга - 50 сум) тәкъдим ителә.