25 апрель 2022 яңалыклары
-
«Хезмәт даны» газетасы оештырган акциянең җиңүчеләре билгеле булды
Әлеге акциядә җиңүчебезгә без, редакция кызлары, бүләк ясарга булдык: язгы матур бер көндә шул кешенең өенә барып, тәрәзәләрне юып бирәбез.
-
Рөстәм Миңнеханов «Казан утлары» журналын 100 еллыгы белән котлады
«Әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси басмага хас булганча, «Казан утлары» театр, музыка, сынлы сәнгать мәсьәләләрен дә эзлекле яктырта, халкыбызның иҗтимагый-сәяси фикерен үстерүне, фән-мәдәният тарихын барлап-теркәп бару бурычын да фидакарьләрчә үтәп килә, төрле кыйтгаларга сибелгән татар халкын рухи берләштерүдә үзеннән зур өлеш кертә», - диелә котлауда.
-
Татарстанда өч балыкчы утырган көймә суга капланган, бер балыкчы үлгән
Әлеге хәлнең шаһиты булган башка балыкчылар коткаручылар чакырган, шуннан соң зыян күргән өч кешене мөстәкыйль рәвештә судан ярга чыгарганнар.
-
Махсус комиссия Кукмараның үзәк урамы буенча урнашкан оешма, кибетләрнең элмә такталарында телләр турындагы законның үтәлешен тикшерде
Кукмараның үзәк урамы буенча урнашкан күпчелек учреждение һәм оешмаларның элмә такталары ике дәүләт телендә язылган, тик әлеге таләпләргә буйсынмаган кибетләр, сәүдә үзәкләре дә бар.