24 декабрь 2015 яңалыклары
-
Татарстанда яңа закон кабул ителде: авылларга ярдәм - 200 миллион сум
Киләсе елдан башлап, Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны махсус закон яклаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын икенче, өченче укылышларда кабул итте. Документ кысаларында 2016 елда Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыкларына 200 миллион сум күләмендә финанс ярдәме бүленәчәк. Бу законны кабул итү юкка түгел, блигеле. Хәзерге вакытта Татарстан авылларында барлыгы 915...
-
Кукмара гимназиясендә “Яңа ел бүләге” бәйгесе үтте (+Фото)
Яңа ел - могҗиза бәйрәме. Барыбызда көтеп алган көн. Күтәренке кәефләр, бергә-бергә җыелышып ясаган кар бабайлар, битләрне чеметтереп алучы салкын һава, матур, күптән көтеп алынган бүләкләр - барысы да әлеге бәйрәмнең яме булып тора. Гимназиянең 6нчы белән 7нче сыйныф укучылары да әлеге бәйрәмгә әзерләнделәр. Игълан ителгән "Яңа ел бүләге" бәйгесенә...
-
Иртәгә Кукмараның төп чыршысында утлар кабыначак
Иртәгә, 25 декабрь көнне, поселокның Җиңү Паркы каршындагы мәйдандагы төп чырышыны ачу тантанасы була. Программада: Сәгать 14.00дән 14.30га кадәр Яңа ел концерты; Сәгать 14.30дан 15.00гә кадәр Яңа ел чыршысы утларын тантаналы төстә кабызуга багышланган тамаша; Сәгать 15.00дән 16.00гә кадәр Кыш бабай һәр Кар кызы белән чыршы тирәли җырлап әйләнү, уеннар....
-
Авариядән соң бик озак дәваланган Дәниф Шәрәфетдинов үзенең бүгенге хәле турында сөйләде
- Улым Динар «Когда мы вместе» бәйгесендә, ниһаять, Гран-при яулады. Балык Бистәсе районы авылларында концертлар куеп кайттык. Ай саен Казанга дәваланырга йөрим. Сәламәтлеккә зарланганым юк. Хәлем әйбәт булса да, бераз аксабрак торсам да, сәхнәгә чыгып баскач, барлык сызлаулар да онытыла. Калган вакыт компьютер каршында уза. Яңа җырлар яздыру, аранжировкалар эшләү...
-
Кукмара мөселман мәдрәсәсендә дини викториналар үткәрелде
Татарстан мөфтияте тарафыннан 2015 ел татар дин галимнәре елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан Кукмара мөселман мәдрәсәсендә дин галимнәре, мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Габдулла Апанаевлар иҗатына багышланган викторина узды. Анда 2,3,4 сыйныф төркемнәре катнашты. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, дини китаплар бирелде. Мәдрәсә шәкертләре - 1,2,3 төркем кызлары һәм малайлары...
-
Мунча шартлаган: ике кеше зыян күргән
Яшел Үзәннең Западная урамындагы шәхси мунчада килеп чыккан шартлауның сәбәпләрен ачыклау дәвам итә. Шартлау нәтиҗәсендә кирпеч стеналар ишелгән, хатын белән ир зыян күргән. Тәне 1-2 дәрәҗәдә, 20% пешкән 58 яшьлек ирне хирургия бүлегенә китерәләр. Хатын-кызның исә тәне 80% пешә, аны реанимациягә озатырга туры килә, дип хәбәр ителә "Новости Зеленодольска" сайтында....
-
Россия Украинадан ит һәм сөт кертүне туктата
Яңа елдан Россия базарларына Украинаның шактый товарларына юл ябыла. Тыелган товарлар исемлегенә ит һәм ит ризыклары, балык, сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, оннан җитештерелгән әйберләр керә. Украинаның агросәясәт министрлыгы белгечләре исәпләвенчә, тыюлар исемлеге илнең Россиягә озатылучы 46 % экспорт продукциясенә кагыла. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52373-rossiya-ukrainadan-it-%D2%BB%D3%99m-s%D3%A9t-kert%D2%AFne-tuktata.html
-
Кукмарада Яңа ел ярминкәсе узачак
26 декабрьдә "Добреев" кибете янындагы мәйданда Яңа ел ярминкәсе үткәрелә. Башлана сәгать 8.00дә.