21 февраль 2016 яңалыклары
-
Районыбыз җитәкчеләре чаңгыда чыкты
Сәламәтлек көне кысаларында бүген районыбызның муниципаль хезмәткәрләре, оешма-предприятие җитәкчеләре Кукмара 4нче мәктәбе янындагы чаңгы трассасына чаңгы шуарга чыкты.
-
Руслан Кираметдинов: «Ачуымны чыгарсалар, кирәкләрен бирәм»
Эстрадада парлы җырчылар шактый. Алар бергә-бергә матур гына иҗат итә, концертлар куя. Илмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов та шундый йолдызлы гаилә. Әмма алар никтер аерым җырлауны хуп күрә. Концертларын да аерым куя. Моның сере нидә икән? Бу хакта гаилә башлыгы Русланнан сораштым. - Руслан, син нинди кеше? Үз-үзеңә бәяләмә бирә...
-
Вәгыйз Минһаҗев: «Малай булып уйнап йөрергә туры килмәде»
Берәүләр аннан гел гаеп эзли, икенчеләр һәрчак җылы сүз белән искә ала һәм эшләү сәләтенә хәйран кала, ә кемнәр өчендер ул, гомумән, табышмак. Тик исемен белмәгән һәм аңа карата битараф кешеләр юк диярлек. Сүзем Вәгыйз Минһаҗев турында. Декабрь аенда аңа 60 яшь тула. Яшермим, кызыксынып туган елын караганчы, мин аны...
-
Сабырлык иясе – Бәрия
"Сиңа минсез - миңа синсез Яшәүләр читен булыр"... Өч елга якын тирә-юньдәгеләр ярдәменә мохтаҗ булып, урынга берегеп кенә яшәүче күршем Наил, хатыны Бәриянең йөзенә туп-туры карап, шулай дип җырлап җибәрде. Бәрия дә, елмаеп кына, җыр сүзләре белән килешүен белдерде. Күп еллар трактор, комбайннар егәрләп, колхозның төрле эшләрендә көч куйган, беркемгә...
-
Туешта торбадан килә торган су эчәргә яраклымы-юкмы?
Узган ел Кукмараның Туеш бистәсенә матур итеп ясалган самавыр куелды. Без, Туеш бистәсендә яшәүчеләр шуның тирәсендә куелган торбадан су алабыз. Бу тирәдә казу, ярларны тәртипкә китерү буенча эшләр барганлыктан, торбадан килә торган суның эчәргә яраклымы-юкмы икәнен беләсебез килә иде. Янәшәдән генә агып ятучы Нурминкә суы түгелме икән ул? Әлеге суның...
-
Авыру балалар да мәктәптә укыячак
Россиядә коррекцион белем бирү йортларын яба башладылар. Чөнки хәзер авыру балаларга гадәти мәктәпләрдә белем алу мөмкинлеге тудырыла. Тик инвалид балаларның барысы да мәктәптә укый алырмы соң? - Коррекцион мәктәпләр дә булырга тиеш. Аларның тәҗрибәсен югалтырга ярамый. Шуңа күрә бу уку йортларын ресурс үзәкләре итеп үзгәртергә мөмкин. Илдә 280ләп коррекцион бакча,...
-
ОСАГО полисын яңасына алыштырырга туры киләчәк
Тиздән Россиядә, шул исәптән Татарстанда да яңа ОСАГО полислары бирә башлаячаклар. Куллану вакыты чыккан документ хуҗаларына гына түгел, полисы гамәлдә булганнарга да яңасын рәсмиләштерергә туры киләчәк. Иминиятләштерү өлкәсендә алдалаулар, ялган полислар артып киткәнгә, ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Бу хакта 11 февральдә закон кабул ителде. Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсенә...
-
Иртәгә кем көрәшер?
Олыгайгач үткәннәрне искә алып сөйләргә яратабыз. Ләкин ул вакытларга әйләнеп кайту юк инде хәзер. Эшләр дә, кешеләре дә башка заманда. Узганнарны сөйләү, аларны искә алу гына. Сүзем спорт турында. Элек "югары"дан күрсәтмә көтеп ятмадык, спорт белән өлкәннәр үрнәгендә шөгыльләндек. Илебезнең, төбәгебезнең һәм һәр авылның үз батырлары, осталары булды. Башка илләрдән,...