Марсил Төхбәтуллин Кукмара районында яшәүчеләргә ялгыз ата-аналар һәм булачак әниләр өчен яңа түләүләр турында сөйләде
1 июльдән Россия Пенсия фондларында 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләрдән, иртә срокта медицина оешмасына исәпкә баскан йөкле хатын-кызлардан яңа төр пособиеләр алу өчен гаризалар кабул итә башладылар.