Татар халкы чәйсез тора алмый инде ул. Сый-нигъмәттән өстәлең сыгылып торса да, бер чынаяк чәй ясап бирмәсәң, кунакларыңның үпкәләп китүен көт тә тор. Борчылсак та, шатлансак та, туңсак та, тирләсәк тә – безнең халык «Әйдә, чәй эчеп алыйк!» диячәк. Әле аңа кыр-болыннардан, су буйларыннан үз кулың белән җыйган, җәйнең бөтен җылысын, ямен, сихәтен үзенә сеңдергән хуш исле үләннәр дә салып җибәрсәңме!