Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Пакетлы чәй ник зарарлы?

    Татар халкы чәйсез тора алмый инде ул. Сый-нигъмәттән өстәлең сыгылып торса да, бер чынаяк чәй ясап бирмәсәң, кунакларыңның үпкәләп китүен көт тә тор. Борчылсак та, шатлансак та, туңсак та, тирләсәк тә – безнең халык «Әйдә, чәй эчеп алыйк!» диячәк. Әле аңа кыр-болыннардан, су буйларыннан үз кулың белән җыйган, җәйнең бөтен җылысын, ямен, сихәтен үзенә сеңдергән хуш исле үләннәр дә салып җибәрсәңме!

    Болай тәмләп чәй эчү традициясен көндәлек тормышны һаман җайларга тырышуыбыз, ашыгычлык бик гадиләштереп җибәрде. Пакетлы чәйне чокырыбызга тотмырабыз да, өстенә кайнар су коябыз. Вәссәләм! Хуш исе дә бар, үләннәре, җиләкләре дә салынган дип язылган ялтыравыклы чәй кабында. Чәйнек юып та интегәсе юк. Кыскасы, замана шартларына җайлашабыз.

    Җайлысын җайлы, әлбәттә. Тик менә Канада галимнәре пакетлы чәй эчкәндә организмга пластик та эләгә дигән нәтиҗә ясаган. Чәй пакетларының кәгазь булганнары турында сүз бармый. Игътибар итсәгез, ул пакетлар хәзер күпкә ныграк булган сеткасыман пластиктан эшләнә. Чәйдә түгел хикмәт, менә шул пластикның кайнар су белән реакциягә керүе процессы куркыныч икән. Галимнәр эксперимент ясап карый һәм нәтиҗәдән үзләре дә шакката. Дүрт төрле пластик пакетлы чәйнең өстенә 95 градуслы кайнар су агызалар. Биш минут узуга тикшереп карасалар, һәр чынаякта 11,6 миллиард микропластик кисәкчеге йөзеп йөрүен күрәләр. Димәк, чәй белән бергә пластиклы чүпне дә йотабыз булып чыга!

    Чәй пакетларыннан эләккән микропластикның кеше организмына йогынтысы әле тулысынча өйрәнелмәгән. Хәер, пластиктан уңай йогынты булмаячагын болай да беләбез бит инде. Бик вак кысласыман җәнлек – дафнияләр мисалында пластикның организмга тәэсире тикшерелгән анысы. Аномалияләр ачыкланган инде. Кайберләренең скелетлары формалашмаган, кайсылары артык тиз үсә башлаган.

    Синтетик кисәкчекләрнең кеше организмына йогынтысы турында күптән түгел Scientific American басмасы язып чыга. Анда күзәнәкләрнең үсүе һәм үрчүе туктау аркасында эчке органнарның зарарлануы турында әйтелгән.

    Кыскасы, нәтиҗә ясап шуны әйтеп була. Кибеттә чәй сайлаганда игътибарлы булыгыз. Иң яхшысы, иренмичә, чәйнеккә салып пешерә торган чәйне алырга тырышыгыз. Әгәр пакетлы чәй аласыз икән, пластик түгел, ә кәгазъдән ясалганын сайлагыз.

    Реклама

     

    Ә ул пакетлар эчендәге чәйнең сыйфаты – инде бөтенләй башка мәсьәлә. Кытайда чәй эшкәртүдән калган, өем-өем булып урамда ачык һавада ятучы чәй чүбен дә җитештерүчеләр күпләп сатып ала икән. Әлеге чүпкә буяу өстәсәң, пакетларга тутырсаң – менә дигән пакетлы чәй килеп чыгачак. Шуңа күрә кап эчендә чәй тузаны калу-калмавына да игътибар итегез.

    Әле бит чәйнең дә куллану срогы бар. Гадәттә, чәй кабында яраклылылк вакыты 2 ел дип куела. Әйе, кибеттә моңа игътибар итәрсең-итүен. Тик чәй пакетларга тутырылганчы кайда һәм күпме ятканлыгы кулланучыга барыбер караңгы кала.

    Тагын бер мөһим киңәш: теләсә кайсы чәй пешергәннән соң 3-4 сәгать вакыт эчендә генә куллану өчен файдалы. Ә пакетлы чәйләр исә бер тапкыр гына куллану өчен исәпләнгән. Иртәннән калган пакетнтан төшке аш вакытында кабат чәй ясап эчү сәламәтлеккә зарарлы.

    Фото: magarif-uku.ru

    Чыганак: magarif-uku.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: