Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Йорт иясе котымны алды

    Яныбызда гына кемнәр яшәвен без әле дә белмибез икән...

    Бу хәл Бүздәк районының Шарбаш авылында була. Аның хакында миңа нәнәем сөйләгән иде.

    – Шулай бервакыт ял көнендә күршедәге Батырша авылында яшәүче картәниләремә кунакка бардым, – дип башлап җибәрде ул сүзен.

    – Мин ул чагында 13 яшьлек чатнап торган кызчык идем. Нәкъ бер көн элек картәниләрнең күршеләрендә ялгызы гына яшәп яткан Гайнулла карт кинәт дөнья куйган икән. Туган-тумачасы, бала-чагасы булмаганлыктан, шул ук көнне аның йортын, каралты-курасын бур-фәлән генә түгел, хәтта җил дә үтә алмаслык итеп кадаклап чыкканнар.

    Кунак көне тиз үтә, дигәндәй, җәйге сихри төн дә җитте. Оялчан кызлар кебек кызарып, тулган Ай югарыга үрләде һәм күк гөмбәзенә бихисап йолдызларын чәчте.

    Бу көнне картәнием чирләп торганлыктан, мин, ахирәтләремне көтмичә, кичке уеннан иртәрәк кайтырга булдым. Юлым кичә генә хуҗасыз калган йорт яныннан үтә. Ул гына да түгел, картәниләремнең өе белән бу йорт уртак ихатада урнашканнар. Аны-моны уйлап тормыйча, гадәттәгечә, тышкы капканы ачып кердем. Үз йортыбыз ягына борылыйм гына дигәндә, ирексездән, ятим калган күрше өйнең тәрәзәсенә күз ташладым. Һәм ни гаҗәп! Әйткәнемчә, җил дә үтеп керә алмаслык итеп кадакланып куелган йорт эчендә кемдер, шырпы сызып, уйнап утырган кебек иде. Шырпысы янып бетәрәк идәнгә ыргыта да яңасын кабыза, хәтта янган шырпы бөртеген тотып торучы нечкә йонлач бармаклар да күренеп-күренеп кала кебек.

    Куркуымнан тораташ булып катып, күпме басып торганмындыр, хәтерләмим, әмма икенче көнне йокыдан уяну белән барып, теге йортның ишеген, тәрәзәләрен җентекләп карап чыктым. Тик барысы да элеккечә, кеше кулы кагылганга охшамаган. Мин, берәрсе төнлә ишекне ватып кереп, шаяртырга уйлагандыр, дип уйладым.

    Бу хәлне картәниемә сөйләп тормаска булдым, әмма иртәгесен кичке уенга да чыкмадым. Өйдәгеләр барысы да татлы йокыга талды. Тулган Ай да, сихри төнне яктыртырга теләп, күкнең иң биек баскычына менгән дә аннан барлык дөньяны кызыксыну белән күзәтеп утыра сыман. Картәнинең стенадагы кәккүкле сәгате төнге берне сукты, ә мин һаман йоклый алмый ятам.

    Кичәге сәер хәлне яңадан күз алдына китердем дә күргәннәремнең бары тик үземнең фантазия җимеше генә икән­ле­ген дәлилләр өчен, йортыбызның болдырына чыгып, бу йортны берникадәр күзәтергә булдым. Калтыраган аякларымны көч-хәл белән тыңлатып, барлык ишекләрне дә ачык калдырып, чыгып бастым. Әмма кичәге хәл кабатланмады.

    “Аллаһка  шөкер”, дип, кереп китәргә җы­ен­ганда гына кинәт мәрхүм картның мунча ишеге ачылып китте һәм аннан бәләкәй генә туп зурлыгындагы ак йонлач йомгак күренде. Күренде дә Гайнулла бабай йортына таба сикерә-сикерә юл алды. Һәм сикергән саен зураеп, төрле рәвешкә кереп, йортның тәрәзә турына килеп җитәрәк бөтенләй төтеннән ясалган йонлач кеше кыяфәтен алып, өйгә кереп югалды. Мин инде бу вакытта ишекне өч келәгә бикләп, аны коридор тәрәзәсеннән генә күзәтә идем. Ә аннан соң ни булганын яхшы хәтерләмим – тик икенче көнне картәнинең Гайнулла картның йорт ни­гезләрен өшкереп йөргәне генә исемдә калган...

    Аның хикәяте озак күз алдымнан кит­мәде. Төшләремә мәетләр, йонлач ке­шеләр, утлы шарлар кереп, озак кына җәфалады. Күрәсең, чыннан да, без ачмаган серләр фани дөньяда күптер. Инде чит планеталарга очып, атомны мең өлешкә бүлгәләсәк тә, яныбызда кемнәр яшәп ятканлыгын һаман да белмибез шул әле. Ә алар белә...

    Лилия ЗАРИПОВА.

    Фото: pixabay.com/ru

    Кызыл таң

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: