Никах туена әзерләнгән гаилә, алтын куллы улларын мәңгелеккә озата
Рамил белән Зөлфия мәш килеп туйга әзерләнделәр. Инде бөтен кирәкле әйберләр алынган, никах, туй мәҗлесләренең ничек узасы нечкәлекләренә кадәр уйланган, кунакларга чакыру кәгазьләре күптән таратылган иде. Зөлфия бөтен авылны килен төшерү тантанасына – Әхмәт йоласы буенча “чикләвек җыярга” чакырды... Авыл гына түгел, бөтен тирә-юнь халкы җыелды аларга. Әмма шатлыклы никах туена түгел шул, газизләре Наилнең соңгы туена, аны мәңгелеккә озатырга.