Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы оешмаларында нинди һөнәрләргә ихтыяҗ бар?

Эш эзләүчеләр арасында яшьләр генә түгел, өлкәнәеп килүчеләр дә бик күп

Әгәр игътибар итсәгез, район газетасының һәр санында эшкә чакыру буенча дистәгә якын игълан басыла. Кайбер белдерүләрнең хәтта икешәр ай рәттән чыкканнары да бар. Бу эшче көчләргә кытлык, эш кешене эзли, дигән сүз түгелме соң?! Күкшел авылында крестьян-фермер хуҗалыгы булып оешып, 1991 елдан үз эшчәнлеген алып баручы Раниф Сәфиуллин да шул фикердә.

- Бүгенге көндә минем кул астында 13 кеше эшли. Аларның яртысы Күкшелдән булса, яртысы башка авыллардан. Түбән Үрәс, Иске Оча һәм безнең җирлектән ераграк башка авыллардан килгән егетләргә торып эшләү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылды. Хезмәткәрләр язгы чәчү, урып-җыю чорында хәтта 60-70шәр мең сум хезмәт хакы алдылар. Башка айларда да эш хаклары 20 мең сумнан ким түгел. Кукмарага йөреп эшләүче кайбер ир-егетләр бу кадәр акча алмый да бит әле. Юлга да бик күп китә. Монда исә үз авылыңда гына. Тракторчылар, механизаторлар безгә гел кирәк, - ди ул. – Аллага шөкер, эшебез уңышлы гына бара. Ике фермабыз бар. Аларда сыерлар, бозаулар тора. Көн саен 1,5 тонна сөт сатабыз. Тагын 250 башка исәпләнгән ферма төзеп ятабыз. Республика программасы буенча грант оттык. Шулай ук иганәчелек ярдәме күрсәтергә, пайчыларга бәйрәм уңаеннан бүләкләр бирергә дә җай табабыз.

Раниф әфәнденең халыкның битараф булуына, эштән бизеп баруына йөрәге әрни:

- Авыл егетләренә: “Ташландык фермалар күп бит. Шуларда үз эшегезне башлап карагыз әле”, - дип әйтеп карыйм да: “Иске бит ул”, - дигән җавап алам. “Эшен яңа башлаучы фермер” республика программасында катнашырга була, дип тә кызыксындырып булмый, - ди ул. - Моннан берничә ел элек элеккеге алма бакчасы территориясен сатып алган идем. Анда да авыл туризмын үстерү буенча эшкә алынырга була. Кунак йорты, мунча, ашханә төзеп куйсаң, туристлар өчен менә дигән бит ул! Күктән төшкәнне көтеп ятсаң, бернигә дә ирешмисең, азрак үзеңә дә тәвәккәлрәк булырга кирәк.  

Бүгенге көндә районыбыздагы теге яисә бу оешмага слесарь, инженер-механик, сәүдә вәкиле, комбайнчы, йөк төяүче, савыт-саба юучы, линия операторлары һәм башка бик күп һөнәр ияләре кирәк. Беренче карашка, әллә каян эзлисе дә юк бит, үзебездә, Кукмарада гына. Барып белешәсең дә җиң сызганып эшкә керешәсең.

- Әйтергә генә җиңел шул ул. Бервакыт газетада оешмага бухгалтер кирәк, дигән игълан чыккан иде. Күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыраттым. Трубканы йомшак кына тавышлы бер кыз алды, бик матур итеп сөйләште. Әмма яшем белән бәйле соравына җавап алганнан соң үзгәрде дә куйды бу. “Безгә яшьләр кирәк. Сез туры килмисез”, - ди. Ничек инде шулай? Мин бит әле 50дә генә. Безгә - пенсия алды яшендәге кешеләргә нишләргә инде хәзер? Кайда гына мөрәҗәгать итмә, тискәре караш. Үзләре эшче көчләр җитми, теге яисә бу һөнәргә сорау зур дип сөйлиләр, үзләре эшлим дип ашкынып торган кешене кире боралар. Моны ничек аңларга соң, - дип шалтыратып эч-серен бушатты бер газета укучы.

Әйе, кызганыч, эш эзләүчеләр арасында яшьләр генә түгел, өлкәнәеп килүчеләр дә бик күп. Лаеклы ялга чыгарга әле ерак, һөнәрләре буенча туры килә торган эшкә юлыгу да авыр. Шуның өчен соңгы вакытта пенсия алды яшендәге кешеләрне укыту, белгечлекләрен алыштыру мөмкинлеге турында да күп сөйләнә. “Өлкән буын” илкүләм федераль программасының “Демография” проекты кысаларында  район  хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә дә 11 пенсия алды кешесе өчен һөнәри квалификацияләрен арттыру буенча укыту оештырылган. Быел үзәккә мөрәҗәгать иткән 24 өлкән кешенең 16сы эшкә урнаштырылган.

Билгеле булганча, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрларга сорау һәрчак зур. Заман таләпләренә туры килә торган берсеннән-берсе куәтле техниканы иярләү өчен дә яшь белгечләр кирәк. Белемле, эш дәрте белән янып торган ир-егетләрне авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәркайсында сөенеп каршы алалар. Бу хакта “Кукморагрохимсервис” оешмасы директоры Валерий Тимофеев та билгеләп үтте:

- Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр, авылда калып, белгечлекләре буенча үз җирлекләрендә хезмәт куйсалар, күпкә яхшырак булыр иде. Әмма алар калага китү ягын карый. Шунлыктан хезмәткәрләрне башка җирдән чакырырга мәҗбүр булабыз, - ди ул. - Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгындагы фермада сыер савучыларга һәрчак кытлык. Бүгенге көндә без аларны Түбән Оча авылыннан вахта белән йөртәбез. Эш ике сменада оештырылган, хезмәт хаклары үзвакытында түләнә. Шулай ук агроном булып эшләүче ир-егет тә башка авылдан килеп йөри. Ә үзебезнең авылдагылар эш юклыктан зарлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk