Сагыну
Туган йортым, өзелеп сагынам сине,
Өзелеп сагынам төштә күрәм дә.
Сиңа кайтам, туган авылым,
Көтми анда мине берәү дә.
Туган йортым, син юк инде...
Әнкәемне эзли күзләрем.
Ишегалдын яшел чирәм баскан,
Кайда, әнием, баскан эзләрең?
Йөрәгемә яллар таба алмыйм,
Белмәдем күк синең кадерең.
Әнием минем, кичер мине,
Җылы булсын салкын...