Яңарган хис (шигърият)
Әллә ничек кенә шунда,
Әллә язмыш шаяртып,
Юлларымда бер чибәрне
Очраттым мин бервакыт.
Әллә нишләтте күңелне -
Сабыштым хыялыйга.
Үзе кулын биреп, шуннан
Чыгарса бик ярый ла!
Битләрен чокырландырып
Елмаюы үтерә!
Сүзләремне әйтә алмыйм,
Тамакларны киптерә.
Мондый халәтләрнең инде
Үткәненә бишбылтыр.
Мүкләнгән дигән күңелне,
Син, чәчбикә, нишләттең?!
Ятсам уйлыйм, торсам...