Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Яңарган хис (шигърият)

Әллә ничек кенә шунда, Әллә язмыш шаяртып, Юлларымда бер чибәрне Очраттым мин бервакыт. Әллә нишләтте күңелне - Сабыштым хыялыйга. Үзе кулын биреп, шуннан Чыгарса бик ярый ла! Битләрен чокырландырып Елмаюы үтерә! Сүзләремне әйтә алмыйм, Тамакларны киптерә. Мондый халәтләрнең инде Үткәненә бишбылтыр. Мүкләнгән дигән күңелне, Син, чәчбикә, нишләттең?! Ятсам уйлыйм, торсам...

Әллә ничек кенә шунда,

Әллә язмыш шаяртып,

Юлларымда бер чибәрне

Очраттым мин бервакыт.

Әллә нишләтте күңелне -

Сабыштым хыялыйга.

Үзе кулын биреп, шуннан

Чыгарса бик ярый ла!

Битләрен чокырландырып

Елмаюы үтерә!

Сүзләремне әйтә алмыйм,

Тамакларны киптерә.

Мондый халәтләрнең инде

Үткәненә бишбылтыр.

Мүкләнгән дигән күңелне,

Син, чәчбикә, нишләттең?!

Ятсам уйлыйм, торсам уйлыйм,

Әйтерсең, эш юк башка.

Кайлардан килеп төште соң

Бу "бәхет" минем башка?!

Харис МОСТАФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев