15 апрель 2016 яңалыклары
-
Май – яллар ае
Оешма-предприятеләрдә эшләүчеләрдән күп санлы мөрәҗәгатьләр керүен исәпкә алып, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы май бәйрәмнәрендә ничә көн ял көтелгәнен җиткерә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре санала....
-
Бәрәңге сатам дип, пенсионер 650 мең сум акчасыннан колак каккан
Полициягә кырыгалдарлар корбаны булган Чистайда яшәүче 68 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Әби-карчыкның сүзләренә караганда, ул бушка белдерүләр бастыру сайтына бәрәңге сату турындагы игълан урнаштыра. Күпмедер вакыт узу белән үзен ресторан менеджеры дип таныштыручы сатып алучы да шалтырата. Әлеге ир-ат бәрәңгене күмәртәләп алуы хакында җиткерә, акчасын банк картасына күчерәчәген әйтә. Әмма...
-
Кукмарада өмә узды (фото)
Кукмаралылар язгы өмәдә быел да актив катнашты. Кипкән үләннәр, чүп-чар җыеп алынгач, тирә-юнь яшәреп киткәндәй булды.
-
Район мәдәният йортында конференция узды (фото)
Район Мәдәният йортында "Бердәм Россия"нең Яшь гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлеге Кукмара җирле бүлегенең конференциясе узды. Анда "Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлеге сәркатибе урынбасары Равия Каримуллина, "Бердәм Россия"нең Яшь гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре һәм тарафдарлары катнашты. "Бердәм...
-
Бердәм булып өмә ясадык (фото)
Санитар-чистарту икеайлыгы кысаларында бүген бердәм булып өмә ясадык, үзебезнең редакция бинасы янын тәртипкә китердек. Көздән шактый гына чистарыну эшләре башкарган булсак та, калын кар юрганы астыннан бик күп чүп-чар чыккан. Корыган яфрак-үләннәр, чыбык-чабыклар -барысы да тырмалап, себереп түгелде. Бердәмлек - тау күчерә, дип белми әйтмиләр. Әйләнә-тирәбез чиста булгач, үзебез өчен...
-
Мөселман террорчылыкка каршы!
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: "Ислам диненә каршы сезнең белән сугышмаган һәм сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булудан һәм аларга гаделлек кылудан Аллаһ сезне тыймый. Аллаһ гадел булганнарны сөядер". Мөхтәрәм дин кардәшләрем, игътибар итегез әле: Раббыбыз мөселманнарны үзебезгә, гаиләбезгә, динебезгә, илебезгә кылыч күтәреп килмәгән кешегә карата, аның...
-
“Физиканы яраттырып була”, ди "Ел укытучысы" бәйгесе җиңүчесе Рамил Нигъмәтуллин (фотолар)
Зур Кукмара мәктәбенең физика-информатика укытучысы Рамил Нигъмәтуллин "Ел укытучысы" республика бәйгесенең "Педагогик дебют" номинациясендә өченче урынны алды. Әлеге мәктәптә икенче елын гына эшләвенә карамастан, бер генә конкурс-бәйгене дә читләп үтми Рамил. Әле март аенда гына ул "Укытучының шәхси сайты" дигән Бөтенроссия конкурсының "Иң яхшы дизайн" һәм "Иң яхшы мәгълүмати сайт"...
-
Корыган үлән һәм чүп яндыру тыела
Кукмара һәм Балтач районнары буенча күзәтчелек бүлеге кисәтә Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы арту сәбәпле, авыл җирлеге башлыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә һәм гражданнарга учаклар ягу, камыл, корыган үлән һәм чүп яндыру, янгын куркынычы тудырган эшләр башкару тыела. Бу таләпләрне бозучыларга карата закон нигезендә максималь административ җаваплылык...
-
Казан Сабан туеның ни өчен күчерелүе билгеле булды
Бу атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Казан Сабан туеның 28 майга күчерелүе хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге үзгәрешкә китергән сәбәпләр билгеле булды. Башкала милли бәйрәменең май азагына күчерелүе "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы утырышы уздырылу белән бәйле икән. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе...