Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Физиканы яраттырып була”, ди "Ел укытучысы" бәйгесе җиңүчесе Рамил Нигъмәтуллин (фотолар)

Зур Кукмара мәктәбенең физика-информатика укытучысы Рамил Нигъмәтуллин "Ел укытучысы" республика бәйгесенең "Педагогик дебют" номинациясендә өченче урынны алды. Әлеге мәктәптә икенче елын гына эшләвенә карамастан, бер генә конкурс-бәйгене дә читләп үтми Рамил. Әле март аенда гына ул "Укытучының шәхси сайты" дигән Бөтенроссия конкурсының "Иң яхшы дизайн" һәм "Иң яхшы мәгълүмати сайт"...

Зур Кукмара мәктәбенең физика-информатика укытучысы Рамил Нигъмәтуллин "Ел укытучысы" республика бәйгесенең "Педагогик дебют" номинациясендә өченче урынны алды.

Әлеге мәктәптә икенче елын гына эшләвенә карамастан, бер генә конкурс-бәйгене дә читләп үтми Рамил. Әле март аенда гына ул "Укытучының шәхси сайты" дигән Бөтенроссия конкурсының "Иң яхшы дизайн" һәм "Иң яхшы мәгълүмати сайт" номинацияләрендә беренче-икенче урыннарны алган иде. Ә инде "Ел укытучысы"ннан да призлы урын белән кайтуы исә икеләтә сөенеч булды.

-Мәктәбебез директоры Габит Нәҗиповның: "Бәйгедә катнашу өчен сине тәкъдим итәбез. Мин сиңа ышанам", - дигән сүзләре чын мәгънәсендә канатландырып җибәрде. Җиң сызганып конкурска әзерләнүгә керештем, - ди Рамил. - Бәйгенең шарты буенча үз эшчәнлегеңне чагылдырган сайтны булдыру, эссе язарга кирәк иде. Район һәм зона турларында ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәткәннән соң, белем бирү проекты әзерләп, шуны якладым.

Бәйгенең зона этабында иң күп балл туплаган Рамил Нигъмәтуллин Казанга чакыру ала. Анда конкурсантлар дүрт көн дәвамында үзләренең осталыкларын, ни дәрәҗәдә сәләтле, тирән белемле, иҗади эшләүче, заманча технологияләрне уңышлы куллана белүче икәнлекләрен күрсәтәләр. Монда да райондашыбыз югалып калмый: Казанның икенче гимназиясе укучылары белән физика фәненнән менә дигән итеп дәрес тә бирә, семинар да уздыра.

-Балаларны кызыксындыру һәм физик күренешләрнең асылына ныклап төшендерүдә әдәби әсәрләр, сәнгать үрнәкләре, халык авыз иҗаты элементларының өлеше зур. Казанда уздырган семинарда да мин бу хакта ассызыкладым. Киләчәктә дә физика дәресләрендә һәр темага кагылышлы әдәбият-сәнгать әсәрләрен тупларга ниятлим. Бу фәннәр арасындагы бер бәйләнеш тә булып тора, - ди Рамил. - Әйтик, 7 сыйныфта физикадан "Эш" темасын аңлатканда Муса Җәлилнең "Бер үгет" шигыренә тукталырга мөмкин. "Тик ни файда көчең филдәй булып, эшең булса чыпчык тезеннән", дигән юллар белән теманы бәйләсәң, балаларга аңлату, төп мәгънәсенә төшендерү күпкә җиңелрәк. "Тавыш" темасына багышланган дәресне исә курай уйнап башлап җибәргән идем, шулай ук нәтиҗәсен күрдем.

Физика укытучысына мастер-класс вакытында үзен гөмбәче буларак та күрсәтергә туры килә. Биредә физика законнары ярдәмендә чытырманлык эченнән чыгу мөмкинлегенә басым ясала. Финалга узган райондашыбызда Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән түгәрәк өстәл артында аралашу да җылы тәэсирләр калдыра.

-Конкурсантларның барысы да көчле, күбесе Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән иде. Барлык балларны туплап, җиңүчеләр исемлегендә үземнең фамилияне ишеткәч, сөенечемнең чиге булмады. Министрлыктан 70 мең сумлык сертификат бирелү, шулай ук район башлыгының Мактау грамотасына ия булу - минем өчен зур мәртәбә, киләчәктә тагын да тырышып эшләргә этәргеч, - ди Рамил. - Конкурска әзерләнү, йокысыз төннәр уздыру җиңел түгел, әлбәттә. Әмма укытучы һөнәрен сайлаганыма бер дә үкенмим, киресенчә, сөенәм генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев