5 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Иртәгә Үрәсбаш клубында Вадим Захаров концерты була
Иртәгә, 6 гыйнвар көнне, Үрәсбаш авылы клубында якташыбыз, Пчеловод авылы егете Вадим Захаров үзенең иҗатташ дуслары белән концерт куячак. "Без бит керәшен җегетләре" дигән концертка рәхим итегез!
-
6 гыйнварда Кукмарада узачак бәйрәм чаралары программасы
Җиңү Паркы каршында 13.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр Яңа ел концерты була. Рәхим итегез!
-
"Наза" фольклор ансамбленә йөрүчеләр Вахит клубында спектакль куйдылар
Үзенең яңалыклары, үзгәрешләре һәм шулай ук мәшәкатьләре белән 2015нче ел узып та китте. Зур өметләр, ышанычлар белән 2016 нчы елга аяк бастык. Шушы 2016нчы елның 1нче гыйнвары көнендә үк безнең Вахит авылы мәдәният учагында Нәзилә апа Тимергалиеваның "Утырмага кил әле" хикәясе буенча "Наза" фольклор ансамблендә йөрүчеләр спектакль күрсәттеләр. Әлеге спектакль...
-
Машина отам дип, 150 мең сум акчасын урлаткан
Хокук яклаучылар халыкны һаман саен алдакчыларның кармагына эләгүдән кисәтеп торуына карамастан, андый күңелсез очраклар кимеми. РФ Эчке эшләр министрлыгы Казан буенча идарәсенең "Дәрвишләр" 14нче полиция бүлеге хезмәткәрләре кеше алдалау факты буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 2 бүлеге нигезендә чираттагы җинаять эшен кузгатты. 2015 елның 6 декабрендә көндезге сәгать 2ләр...
-
2016 елда 7500 гаиләгә “Хезмәт даны” газетасы киләчәк
Подписка нәтиҗәләре куанырлык - киләсе елга да газетабыз атнага ике тапкыр 7500 гаиләгә килеп торачак. Күп газета-журналларга тираж кимегән чорда үз укучыларыбызны югалтмау хезмәтебезгә зур бәя булып тора. Моннан тыш, газетабызның электрон вариантына өстенлек бирүчеләр дә күп: газета сайтының "В контакте" социаль челтәрендәге төркемнең дә 10300дән артык абунәчесе бар, көн...
-
Түрәләр яңа елда нәрсә фаразлый?
Хәтерләсәгез, узган ел халыкны икътисад өлкәсендәге вакыйгалар аеруча борчуга салган иде. 2016 ел исә шулай ук чыгарма булмаячак. Алар елның нинди булачагы турында фаразлар көтә... Артем Здунов, Татарстанның Икътисад министры: Мин барча татарстанлыларны яңа 2016 ел белән тәбрик итәм. "Киләсе ел катлаулы булачак", - дип һәрвакыт әйтәләр. Бу, чыннан да,...
-
Кукмарада җәяүлене машина бәрдергән
Бәхетсезлек очрагы кичке сәгать уннар тирәсендә була. Поселокның Магистральный урамында, "Дуслык" кибете тирәсендә җәяүлене чит ил автомобиле бәрдерә. 43 яшьлек ир кеше Башкортостанның Аврюзтамак авылыннан була. Ул алынган тән җәрәхәтләреннән һәлак була. Тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.