Кышкы урман (шигырь)
Чиста, коры, саф һавасы белән
Каршылады мине кышкы урман.
Кар астында калган яшел алан
Төрле җәнлек эзе белән тулган.
Чыршы тирәсендә куян йөргән,
Тәмле җимме әллә эзләгән?
Тычкан эзләп төлке чабып узган,
Аучы киткән аның эзеннән.
Очратканмы аучы бу төлкене,
Юлы аның бүген уңганмы?
Куян белән төлке бик күп быел,...