Сабанчино клубында “Ак юл сиңа, солдат!” дигән кичә узды
Сабанчино авылы клубында армиягә китәчәк Ильмир Нәҗипов хөрмәтенә "Ак юл сиңа, солдат!" дигән озату кичәсе үтте. Булачак солдатны һәм әти-әнисен сәхнә түренә чакырып, җирлек башлыгы, авылдашлары, дуслары җылы сүзләрен җиткерделәр. Егетнең, хәрби хезмәтне лаеклы үтәп, туган якка исән-сау әйләнеп кайтуын теләделәр.Тантаналы өлештән соң чәй табыны әзерләнде, дип хәбәр итте район...