9 октябрь 2015 яңалыклары
-
"Фура"ның шоферы Яр Чаллы кешесе булган
Кичә кичен Чаллыга бара торган күпер аша чыкканда "Скания" маркалы йөк машинасы суга 30 метр биеклектән мәтәлеп төшкән һәм ярдан 400 метр ераклыкта баткан. "Фура"ның шоферын водолазлар инде төн уртасы җиткәндә тапканнар. Ул 27 яшьлек Яр Чаллы кешесе булып чыккан. Туганнары аны таныганнар. Беренчел фараз буенча һәлакәтнең сәбәбе тизлекне арттыру...
-
Кырык дүрт елдан соң очрашу(+фото)
Зур Кукмара авылында яшәүче Финзия апа белән Илсур абый Зариповлар быел җәй көне гадәти булмаган кунакларны кабул иттеләр. 1969-71 елларда Германиядәге совет гаскәрләре составында бергә хезмәт Капка келәсенә үрелгәнче үк, әлеге очрашу хисләренең ишегалдына гына сыймыйча, урамга ук ташып чыкканы сизелеп тора иде. Дүрт "служак" эскәмияләрне капка артына кара-каршы куйганнар...
-
Бер нәселдә алты офицер
Элеккеге заманда Княгор авылы белән Үрәсбаш урманы буенда Әсән-Елга авылы кешеләренең чәчүлек җирләре була. Халык шунда иген игә. 1929-30 елларда бер төркем гаилә (гаилә башлары - ирләр 20 яшьтән 30 яшькә кадәрге) шул урынга күчеп яшәргә ризалык бирәләр. Авылга Кызыл Октябрь дип исем бирәләр. Бу кешеләр арасында Ләбибә апа белән...
-
Ленин бакчасында Геройлар аллеясы булдырылсын иде
Районыбызда ничә Советлар Союзы Герое бар? - дип сорыйм яшьләрдән еш кына. Белмиләр, мин дә белмим. Воробьев исемлесен ишеткәнем бар, бу шәхес элеккеге Тәкәнеш районыннан. Ни өчен геройларны белмибез? Чөнки, беренчедән, алар гади халык катламыннан, ә андыйлар тиз онытыла, икенчедән, елга бер тапкыр Җиңү көнендә генә искә алып, күңелдә калмый...
-
Без бурычлы сезнең алда, өлкәннәр
Яңгырлы, салкын октябрь аен ямьләндерергә әле дә ярый өлкәннәр көне бар. Көне җылынмаса да, күңелләр җылына: олы яшьтәге якыннарыбызга көндәлек тормышта без бик үк кулланырга күнекмәгән матур сүзләр, котлаулар әйтелә, кадер-хөрмәт күрсәтелә. Ел буе дәвам итәсе иде мондый күркәм гадәтне! Өлкәннәрне сөендерү бик җиңел: моның өчен ягымлы караш, җылы сүз,...