3 октябрь 2015 яңалыклары
-
"Яшьли вафат булган улымның ХИКӘЯсен тәкъдим итәм"
"Хөрмәтле "Матбугат.ру"! Сезгә моннан биш елга якын элек яшьли генә вафат булган газиз улым Фәритнең хикәясен җибәреп карыйм, бәлки, укучылар хөкеменә тәкъдим итәрсез", - дип хат юллаган безгә Нурания Төхбәтуллина. Хикәяне урнаштырабыз. Фәритнең урыны җәннәттә булсын. КАРАНТИН «Борын заман бер карт белән карчык булган, Тормышлары шактый гына авыр булган. Асраганнар...
-
Гөлдания Хәйруллинаның машинасын урлаганнар
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның гастрольләргә йөри торган «ГАЗель» машинасын урлаганнар. Әлеге күңелсез хәл Чаллы шәһәрендә булган. Машинаны кем урлаган, җинаятьче тотылганмы - бу хакта Гөлдания ханымның үзенә шалтыратып сорадык. - Казандагы фатирыма кайтып йокларга яткан идем генә, Чаллының полиция бүлегеннән шалтыратып, "машинагызны урлаганнар, тиз арада килеп гариза язырга кирәк"...
-
Җен-пәриләр бар, диләр...
Шулай бервакыт, дуслар белән җыелышкач, инде башка "чәйнәр" нәрсә калмагач, илаһи көчләр, җен-пәриләр турында сөйләшергә тотындык. - Безнең авылда кеше тормый торган бер иске өй бар иде. Аның тыныч түгел икәнен бөтен кеше белә. Кичен кызлар белән клубка чыккач та, шул йорт яныннан үтү сират күперен кичүгә тиң, - дип...
-
87 яшьлек әби тугызынчы каттан сикергән
Түбән Камада 87 яшьлек әби-карчык 9 нчы каттан сикергән. Фаҗига Шинниклар проспектында булган. Шушы адымны ясар алдыннан әби кеше киенгән, үзе турындагы мәгълүматларны язып, кесәсенә тыккан, шуннан соң гына тәрәзәдән аска ташланган. Бу вакытта фатирда әби белән бергә яшәүче оныгы һәм аның гаиләсе дә булган. Әбинең улы әйтүенчә, соңгы вакытта...
-
Кукмарада пенсионерлар өчен компьютер курслары оештырыла
"Пенсионерлар берлеге" пенсионерларга компьютер белемен үзләштерү өчен курслар оештыра. Уку вакыты 5 октябрьдән.
-
Район башлыгы Сергей Димитриев юбилярларны туган көннәре белән котлый
Октябрь аенда Село Чура авылында яшәүче Мария Бибаева, Зур Сәрдек авылыннан Асия Хәсәнова, Мәмәширдән Разия Мостафина, Аш. Буҗидан Гәйнихәят Закирова, Әсән-Елгадан Мөршидә Җиһаншина, Кукмарадан Язилә Рәхимуллиналарга 90 яшь тула. Район башлыгы Сергей Димитриев юбилярларны туган көннәре белән ихластан котлап, аларга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, тыныч-имин көннәр тели.
-
Давыллы җил көтелә
Төньяк Атлантик циклоны Россиянең Европа өлешенә чыгуы тәэсирендә 3-4 октябрь көннәрендә Татарстан һәм Казанда һава торышы сизелерлек бозыла. Бу хакта Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр. Шул сәбәпле көнбатыш, төньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Иртәгә, 3 октябрьдә, 7:00-23:00 сәгатьләрдә җил секунддына 25...