26 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Күкрәк сөте имгәндә өч айлык бала үлгән
Фаҗига шушы көннәрдә Нурлат районының Мамык авылында булган. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, күкрәк сөте имгән вакытта баланың тын юллары томаланган. Исегездә булса, моннан бер ай чамасы элек Яшел Үзән районының Әйшә авылында банан ашаганда тыгылып ике яшьлек малай вафат булган иде. Чыганак: KazanFirst http://intertat.ru/
-
Ялгыз таган (хикәя)
Ул күпме шулай атынган булыр иде икән, кинәт таган чылбырына кемдер кагылып, сискәндереп җибәрде. Аның бөтен тәне чымырдап, куырылып килде. Кем булыр бу? Мизгел эчендә күңелдән мең төрле уй йөгереп үтте... Моңарчы әле беркемнең дә аңа игьтибар иткәне юк иде ич. Курку катыш күзләр бер мәлгә таган чылбырына кагылган кулларга...
-
Якташыбыз, шагыйрә Рифә Рахман: “Хезмәт даны” беренче җитди тәҗрибә мәйданы булды
-"Хезмәт даны" безнең буын шагыйрьләр өчен беренче җитди тәҗрибә мәйданы булгандыр, дип уйлыйм. Бер яктан, укучысының портреты, ихтыяҗы, зәвыгы таныш, ачык; икенче яктан, ул инде синең дусларың, сыйныфташларың арасыннан гына түгел, тулы бер район халкы. Газета, язганнарыбызга үз битләрендә урын биреп, каләмебез мөмкинлекләренә ышанычны ныгытты; язучылар даирәсенә кертеп җибәреп, танылган...
-
Җырчы Гөлнара Тимерҗанова ничә килога тазарган?
Җырчы Гөлнара Тимерҗанованың гаиләсендә бер ел элек хит вакыйга булды: кызы Айзифа туды. Баланың теле әни дип түгел, әти дип ачылган. «Тагын бер бала табарга көчем бар» - Гөлнара ханым, 40 яшькә җиткәч, икенче мәртәбә әни булдыгыз. Ничек тәвәккәлләдегез? - Тормыш иптәшем Ильер зур роль уйнады. Әле вакыт җитмәде, дия-дия...
-
Марат Кәбиров: Бәрәңге алырга "МЧС" чакырттым
Авылга сирәгрәк кайткач, эшләр хәтсез генә җыелып китә. Бу юлы бәрәңге дә алырга кирәк. Өстәвенә, көн саен диярлек яңгыр. Кыска вакытка кайткач, Мичурин карт әйтмешли, табигатьтән шәфкать көтеп ятып булмый. Ни булса шул булыр дип, бакчага чыгып киттем. Бер кишәрлек казып ыргытуга, вак- вак сибәләп торган яңгыр басылды. Икенче кишәрлекне...
-
Гомумпрактика табибәсе Рәфидә Йосыповага тиңнәр юк
Авырып дәваханәгә килгән кеше, иң беренче булып, үзенә беркетелгән гомумпрактика табибына керә. Ул - табиб-лор, окулист, гинеколог, невропатолог та. Иң беренче диагноз куючы да ул. Рәфидә Йосыпова - безнең Тырыш авылының гомумпрактика табибәсе. Бу язмамны авылдашларым соравы буенча аңа хөрмәт йөзеннән язам. Белемле, мактаулы, һәрберебезнең диагнозын яттан белүче табибәгә туры...
-
Кукмарада төбәкара мини-футбол турниры узачак
3 октябрьдә Кукмара 4нче урта мәктәп базасында физик тәрбия укытучысы Габделфәт Вәлиев истәлегенә төбәкара мини-футбол турниры була. 2003 елгы һәм алардан яшьрәк командалар чакырыла. Башлана сәгать 9.00да.
-
Эсселек ничәсенә кадәр дәвам итәчәге билгеле булды
Синоптиклар республика территориясендә аномаль эссе һава шартлары урнашуы турында кисәтә. "23 сентябрьдә, Татарстан территориясендә 23-29 градус җылы булуы нәтиҗәсендә, аномаль эссе һава шартлары урнашты. Бу температура климатик нормадан 9 градуска югары", - дип белдерделәр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада аномаль-эссе һава шартлары 29 сентябрьгә...