"Мөселман киносы" фестивалендә якташыбыз Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" әсәре нигезендә төшерелгән "Җәза" фильмының премьерасы тәкъдим ителде (+Фото)
Казан каласының "Родина" кинотеатрында XI "Мөселман киносы" фестивале кысаларында якташыбыз, язучы, журналист Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" әсәре нигезендә төшерелгән "Җәза" фильмының премьерасы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.
Бу көнне тамашачылар арасында танылган язучыларны да, артистларны да, журналистларны да, Магнитогорск, Уфа, Ижау, Свердлау калаларыннан килгән татарларны да күрергә мөмкин иде. Премьерага Кукмарадан...