Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иҗат – рәхәт газап икән

Кунак көткән өй нинди булса, без килгәндә "Хезмәт даны" газетасы редакциясе дә 85 еллык юбилее уңаеннан оештырылган бәйрәм көнендә ыгы-зыгылы, күңелле мәшәкатьләр белән мәш килә иде. Хәбәрчеләрне, газета укучыларны иң кадерле кунаклары кебек каршы алдылар. Биш ел редакция сукмагын таптасам да, андагы хезмәткәрләрнең барысы белән дә таныш түгел идем әле....

Кунак көткән өй нинди булса, без килгәндә "Хезмәт даны" газетасы редакциясе дә 85 еллык юбилее уңаеннан оештырылган бәйрәм көнендә ыгы-зыгылы, күңелле мәшәкатьләр белән мәш килә иде. Хәбәрчеләрне, газета укучыларны иң кадерле кунаклары кебек каршы алдылар. Биш ел редакция сукмагын таптасам да, андагы хезмәткәрләрнең барысы белән дә таныш түгел идем әле. Бәйрәм көнне иркенләп, һәр бүлмәгә кереп, журналист кызлар белән танышып йөрдем. Менә кемнәр икән алар - безнең үткән заман белән киләчәк заманны бутап бетереп, ботка ясаган "иҗат җимешләребездән" халык күзе төшеп укырлык язма тудыручылар.

Үзеңнең аларга мәшәкать ясавыңны аңласаң да, язу "чир"еннән котылып булмый икән. Әйе, чын чир икән бу. Аны миңа, редакциядә эшләп, хәзер лаеклы ялда булган Азат абый Сабитов аңлатты. Беренче елларны һәрбер язган хикәяне Рәшит абый Миннегалиевка илтеп биргәннән соң, "Башка язмыйм, кеше көлдермим", - ди идем. Рәшит абый, елмаеп укып карый да, "Булган бу", - дип алып кала иде. Хикәя китергән саен гел шул сүзне кабатлый торгач, Рәшит абый белән бер бүлмәдә утыручы Азат абый, түземлеге бетеп: "Сеңлем, башка алай дип әйтмә, син чирне йоктырдың инде. Аннан котылган кешене ишеткәнем юк әле", - диде.

Бу, чыннан да, шулай икән. Синең югары белемең бармы-юкмы, анда эш юк. Язарга, язарга - күңелдә шул гына. Иң элек язмаңны башлый алмый аптырап бетәсең. Язасың, сызасың, ертасың, аннан тәмамлый алмый интегәсең. Күрәсең, тел байлыгы, сөйләшү тәҗрибәсе җитеп бетмидер. Мәктәптә укыганда әдәби китапларны иң күп укучыларның берсе булсам да, югары белем бик кирәк икән. Гомерем буе хикәя язарга хыялланып яшәгән кеше мин. Яшь вакытта язган көндәлегем дә чын хикәядән гыйбарәт. Район газетасында мәрхүм Мәгъсүм Хәбибуллинның хикәяләрен күреп, аның белән очрашып сөйләшәсем килгән вакытларым да булды, кыюлыгым җитмәде, тәвәккәлләгәндә - соңардым.

Иҗат - рәхәт газап икән. Газетабыз шушы газаптан мәхрүм итмәсен генә. Рәшит абый Миннегалиев лаеклы ялга киткәч, аның эшен дәвам итүче баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиевадан: "Әйбәт язгансың, Фәридә", - дигән сүзләрне ешрак ишетәсе килсә дә, бик тәтеми шул. Турысын әйтергә яраткан Лилиябез: "Героеңны ачып бетерә алмагансың", - дип, эшеңне кире борганда, елыйсылар килә. Чөнки хикәяне кабаттан яңартып яза алу сәләтем юк шул. "Ярабби, монысы уңышлы чыкса ярар иде", - дип, яңаны яза башлаудан башка чара калмый.

"Хезмәт даны" газетасы үзенең 85 яшьлек туган көнен бәйрәм итә. Менә 85 ел инде изгелек, акыл, уңганлык орлыкларын чәчәсез. Эшләү дәверендә мәртәбәле зур уңышлар яуладыгыз. Мондый хөрмәткә журналистларның тутыкмас каләме, бөтен хезмәткәрләрнең ак кәгазьгә түккән күз нурлары, йөрәк җылысы аша ирештегез. Сезнең җылыгызда җылынып, сезнең нурыгызда коенып яшибез, язабыз. Гәҗит өчен сәләтен, көчен биреп төрле елларда эшләп, лаеклы ялда булган журналистларны һәм бүгенге көндә "Хезмәт даны" газетасының дәрәҗәле абруен саклап яшәүче коллективны бәйрәм белән котлыйбыз. Мәшәкатьле дөньягызда кайнарга да, кайнарга язсын.

Тантанага чакырып, бәлешләр белән сыйлап, бүләкләр биреп куандырганыгыз өчен сезгә "Салават күпере" иҗат берләшмәсе әгъзалары исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез.

Фәридә ХИСАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев