Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Мөселман киносы" фестивалендә якташыбыз Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" әсәре нигезендә төшерелгән "Җәза" фильмының премьерасы тәкъдим ителде (+Фото)

Казан каласының "Родина" кинотеатрында XI "Мөселман киносы" фестивале кысаларында якташыбыз, язучы, журналист Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" әсәре нигезендә төшерелгән "Җәза" фильмының премьерасы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Бу көнне тамашачылар арасында танылган язучыларны да, артистларны да, журналистларны да, Магнитогорск, Уфа, Ижау, Свердлау калаларыннан килгән татарларны да күрергә мөмкин иде. Премьерага Кукмарадан...

Казан каласының "Родина" кинотеатрында XI "Мөселман киносы" фестивале кысаларында якташыбыз, язучы, журналист Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" әсәре нигезендә төшерелгән "Җәза" фильмының премьерасы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Бу көнне тамашачылар арасында танылган язучыларны да, артистларны да, журналистларны да, Магнитогорск, Уфа, Ижау, Свердлау калаларыннан килгән татарларны да күрергә мөмкин иде. Премьерага Кукмарадан да егермедән артык кешелек делегация барды. Зал халык белән шыгрым тулы булып, баскычларда басып торырга да урын юк иде.

Фильмда бер гаиләдәге мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләүдә ата-ана җаваплылыгы, кылган гамәлләр өчен җавап бирү турында сүз бара. Ата кеше яшь чагында, сугыш кырында бер санитарка кызны көчли. Бу кыз аңа: "Мин сине хәрби трибуналга бирәм ", - ди. Егет куркуыннан кызны буып үтерә. Каргыш буыннан-буынга төшә бара. Институтка укырга киткән малае шул китүдән кайтмый, гомер буе ата-анасының хәлен дә белми. Якын-тирәдәгеләрнең, әти-әнинең үзәгенә үткән, фаҗига артыннан фаҗигага сәбәпче булган наркоман онык үсә.

Фильм сигез ай дәвамында нигездә Кукмара җирлегендә һәм Казанда төшерелгән. Катнашучылар арасында үзебезнең якташларыбыз - Кукмара егетләре Харис Мустафин, Галиәхмәт Гатин, Рәшит Миннегалиев, Нормабаштан укучы бала Рәсүл Нәҗмиев, Байлангардан хәзерге вакытта армиядә хезмәт итүче Илзат Гатиннарны экранда күреп сөенеп утырдык. Кино бетүгә, халык дәррәү кул чапты. Фәнис Камал фильмда катнашучылар белән таныштырганнан соң, залда ук халык белән кара-каршы әңгәмә башланды. Шуннан соң журналистлар белән пресс-конференция узды.

Әлеге фильмны Заһид Мәхмүдиләрнең гаилә фильмы, дисәң дә була . Анда төрле театрларда эшләүче яшь артистлардан тыш, "Мәхмүтфильм" студиясен оештыруы Заһид үзе дә, хатыны Рәшидә дә, уллары, ТНВ каналында "Хәбәрләр" тапшыруын алып баручы, фильмның баш режиссеры Фәнис тә, киленнәре, фильмның продюссеры Гүзәл дә, кызлары Зөһрә дә катнаша. Кызганыч, бу фильмны язучы, үзе шушы картинада төп рольләрнең берсен уйнаган Фәнзаман Баттал гына күрә алмады. Фильмның тормышчан, ышандыргыч булуында икенче режиссер, музыка авторы, үзе үк оператор Рамил Әхмәтовның хезмәте зур булу сизелеп тора.

Бер елга якын куелган авыр хезмәтнең нәтиҗәсе - бу фильмга тамашачы уңай бәя биргәндер, дип уйлыйм. Минем үземә бик ошады. Җан тетрәндергеч, уйлата, уйландыра торган фильм. Тиздән ул ТНВ каналында да күрсәтеләчәк. - карамый калмагыз.

Үзләренең гаилә акчасына шушындый фильм төшереп ,экранга чыгара алганнар икән, аларга афәрин диясе генә кала.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Рәшит МИННЕГАЛИЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев