26 июль 2015 яңалыклары
-
Хәния Фәрхи икенче кызын кияүгә бирә (фото)
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи төпчек кызы Алсуны кияүгә бирергә җыена. "8 августта Алсуыбызның никах туе булачак, Алла бирса. Булачак кияүебез Руслан исемле, ул минем якташым, Тәтешле егете. Яшь гаилә Уфада торачак, Алла теләсә", - диде Хәния ханым. Күптән түгел җырчы хастаханәдә ятып чыккан. Үт куыгыннан таш алдырырга туры килгән....
-
Фабрикант-сәүдәгәр Михаил Родыгинның туганнары Кукмарага кунакка килде
Үткән җомгада районыбызга фабрикант-сәүдәгәр Михаил Родыгинның оныгы Мария Христофорова, аның өч буын туганы Евгения Кузнецова, улы Евгений Карипанов, туганының улы Александр Тороповлар килде. Алар иң элек Кукмара туган якны өйрәнү музеенда (элгәре бертуган Родыгиннар йорты булган), киез итек-киез комбинатында булдылар, рус зиратындагы бабаларының каберенә зиярәт кылдылар. Соңыннан Жилой Рудник авылында...
-
Әбием язмышы
Сугыш алды күпме әтиләрне, Абыйларсыз калды сеңелләр. Кайтырлар да ишек шакырлар дип, Көтеп үтте күпме гомерләр. Сугыш ишек какмаган бер генә гаилә юктыр, мөгаен. Мин әбием (әтиемнең әнисе) кичергән кайгы-хәсрәтләр турында язып үтим әле. Галимә әбием 1897 елда Битләнгер авылында дөньяга килә.Үсеп буйга җиткәч, яратышып йөргән Өскебаш авылы егете Галиәхмәткә...
-
Татар Толлысыннан Зөһрә апа турында истәлек
2013 елның май ае. Авыл медпунктына район дәваханәсеннән участок табибәсе Гүзәлия Хисамова килде. Аңа керергә чират торабыз. Урам якка чыга торган ишек ачык булганлыктан, тышта сөйләшкән тавышлар ишетелеп тора. Монда кергәнче үк тавышы ишетелде аның. Олыгаеп, йодрык кадәр генә калган, бөкресе чыгып, таякка таянган Зөһрә Нургаянова медпункт баскычыннан менеп килә....
-
Казан ВУЗларында укыту бәяләре арткан
5-6 процентка, дип әйтелгән ВУЗларның җитәкчеләре катнашында "Татар-информ" агентлыгында үткәрелгән пресс-конференциядә. Нормативларны Россия мәгариф һәм фән министрлыгы билгели икән. Шулай да укыту бәяләре Татарстанда иң түбәне булып кала: төп ВУЗларда 73 мең сум булса, филиалларда 65-55 мең сум тәшкил итә. Чыганагы 116.ru сайты фото http://maptab.ru/images/gallery/okresnosti/311.jpg