23 июль 2015 яңалыклары
-
Кукмараның 85 еллык юбилее уңаеннан "Чәчәкләр бәйрәме" конкурсы үткәрелә
Кукмара районы оешуга 85 ел тулу уңаеннан "Чәчәкләр бәйрәме" конкурсы үткәрелә. Аның максаты - үз территорияләрен чәчәк белән матурлау, әйләнә-тирәгә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү буенча иң яхшы мәктәп, оешма-предприятиеләрне ачыклау, чәчәк үстерүчеләр арасында тәҗрибә уртаклашу. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: чәчәк белән бизәлгән иң матур -мәктәп, -поселок оешмалары, - шәхси эшмәкәрләр...
-
Полицейскийны тешләгән
Казанда 31 яшьлек ир тәрәзә аша бер йортның фатирына кереп, анда яшәүчеләргә пычак белән яный башлаган. Шул арада полиция наряды килеп җиткән. Тоткарлаган вакытта бу ир полицейскийның кулын тешләгән. Ирне Казан суды 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән . Бу елларны ул поселениедә үткәрәчәк, дип хәбәр итә sntat.ru сайты. фото:http://fapnews.ru/wp-content/uploads/2015/04/main19592045_15afe2044e6e15ad1f32daf0a4aeaf891.jpg
-
Студент еллары онытылмый
Кичә Казан авыл хуҗалыгы институтының механизацияләү бүлеген 1970 елда тәмамлаган, бүгенге көндә инде кайсы җиденче, кайсы сигезенче дистәне ваклаган төркемдәшләрнең очрашуы булды. Алар төрле төбәкләрдән - Азнакай, Сарман, Арча, Зәй районнарыннан килгәннәр. Икесе безнең районнан: Миннәхмәт Зәкиевны район халкы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеген җитәкләгән олы тәҗрибәле инженер...
-
Райондашыбыз Питрәчтә җиңү яулады
21-22 июльдә Питрәч районы "Ак Барс-Питрәч" җәмгыяте базасында аппарат белән сөт саву осталарының республика конкурсы булды. Ярышларның флагын күтәрү хөрмәте районыбызның Вахитов исемендәге хуҗалыкның сыер савучысы Лидия Габдрахманова һәм Питрәч районыннан Гөлфия Фәйзрахмановага бирелде. Конкурс өч өлештән торды: сыер саву, теоретик өлеш һәм саву аппаратын сүтеп җыю. Әлеге конкурста чемпион...
-
Кенәбаш авылы егете Фирзәр Галеев командирларының мактавына лаек булды
Кенәбаш авылында яшәүче Гөлсәрия һәм Илнур Галеевларга уллары Фирзәр хезмәт иткән хәрби частьтан Рәхмәт хаты килгән. "Улыгыз үзенең хәрби бурычын үрнәк итеп башкара. Намуслы, тәртипле булуы белән иптәшләренең һәм командованиенең ышанычын һәм ихтирамын казанды. Бәйрәм концертларында, солдат җыры конкурсларында катнаша, телевизион җыр бәйгесендә махсус диплом белән бүләкләнде. Улыгызга яхшы тәрбия...
-
Язучылар белән очрашу була
24 июльдә, 14 сәгатьтә район Мәдәният йортында язучылар белән очрашу үткәрелә. Керү бушлай. Рәхим итегез!
-
Мирсәй Әмир урамында өч фатирлы йорт хуҗаларына тапшырылды(+фото)
"Авария хәлендәге торакны бетерү" программасы буенча Мирсәй Әмир урамында төзелгән өч фатирлы йортның ачкычлары хуҗаларына тапшырылды. Тантаналы чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин, "Строй -гарнт" оешмасы җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Шәмсетдинов һәм башкалар катнашты. Йорт хуҗалары Ильиннар, Даминовлар,Дусаковлар республика,...