16 июль 2015 яңалыклары
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев районыбызның мөэмин-мөселманнарын изге Ураза бәйрәме белән котлады
- Рамазан аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Шунысы куанычлы: дин тотучылар рухи-әхлакый нигезләргә һәрвакыт тугрылыклы, алар Ислам дине традицияләрен кадерләп саклый, шул ук вакытта заман таләпләренә дә җавап бирә. Бу бәйрәм алга таба да җәмгыятебездә игелек-мәрхәмәт һәм рухи байлык артуга китерсен.
-
Ана кеше кызын эт оясында тоткан
Валентина Быстровага карата, балалар белән рәхимсез кыланган өчен, җинаять эше кузгатылган. Опека органы моннан ике ел элек Быстровлар гаиләсенә игътибарны көчәйтә. Балигъ булмаган ике кыз баланың әнисе беркая да эшләми, исерткеч эчемлекләр белән дә мавыга, җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше алып бара... Шунлыктан кыз балалар да тәрбияви үсеш ягыннан яшьтәшләреннән нык...
-
Кукмара аграр көллиятендә укучылар белемнәрен практикада сыный
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", - диелә татар халык мәкалендә. Менә шул гыйбарәне истә тотып, мин Янил урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, механик һөнәрен үзләштерү максаты белән, Кукмара аграр көллиятенә укырга килдем. Көллияттә безне бик тырыш, белемле, таләпчән укытучылар укыталар. Дүрт ел уку дәверендә безгә көчле тәрбия...
-
Райондашлар, гаеткә рәхим итегез!
Хөрмәтле райондашлар! Барчагызны да Ураза бәйрәме белән тәбрик итәбез, саулык-сәламәтлек, тынычлык-иминлек, бәхет телибез! Быелгы Рамазан гаете 17 июль - җомга көнне билгеләп үтелә. Татарстан Диния Нәзарәтеннән килгән хәбәр буенча, республикабызның барлык мәчетләрендә гает намазы бер вакытта - иртәнге 7 сәгатьтә укылыр. Кукмара районы мәчетләрендә вәгазь 6 сәгатьтә башлана, бәйрәм намазы...
-
Бүген кукмаралыларны нинди һава торышы көтә?
Бүген, 16 июльдә аязучан болытлы һава, урыны белэн янгыр. Көндез +19, төнлә +12. фото: www.gogetnews.info