29 май 2015 яңалыклары
-
Кукмаралыларны ялларда да аномаль эсселек көтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, шимбә, якшәмбе - 30, 31 майда, Кукмарада аяз һава торышы көтелә. Һава температурасы 30 градус җылы булачак. Кичкә исә температура +21 градусны күрсәтә. Атмосфера басымы 755 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Вил Усмановка операция ясаганнар
10 май көнне Баулы хастаханәсендә Татарстаннын халык артисты, танылган көрәшчегә операция ясаганнар... - Май бәйрәмнәрендә авылга бәрәңге утыртырга кайткан идек. Көне буе бакчада казынганнан соң, эчем авыртып, хастаханәгә бардым. Табибларда тикшерү үткәч, сукыр эчәгесенә операция ясадылар. Биш көн хастаханәдә яткач, концерт куярга чыгып киттем. Бүген Оренбургта. Хәлләрем яхшырды инде. Беренче...
-
“Хезмәт даны”на язылырга онытмадыгызмы?
Газета-журналларга язылу төгәлләнергә 24 көн калды. Вакыт тиз үтә, Сабантуйлар белән мавыгып, подписка тәмамланганын сизми дә калырбыз. Икенче яртыеллыкка да өегезгә район газетасы килеп торсын дисәгез, "Хезмәт даны" газетасына язылырга онытмагыз. Подписка төгәлләнгәч, редакциягә килгән анкеталар буенча призлар уйнатачакбыз. Җиңүчеләрне кыйммәтле көнкүреш товарлары көтә.
-
Сугыш кайтавазы (шигырь)
Дошман явы. Әй, син, кырыс сугыш, Өзелде бит синдә гомерләр. Бөркет кебек ирләр башын салды, Ачылмыйча калды бөреләр. Аяз иде күкләр, кичләр айлы, Йөрәкләрдән җыр-моң агылды. Кара болыт булып килде хәбәр, Тетрәндереп имин таңымны. Сөйгәннәрен кочып саубуллашты, Ир-егетләр яуга атлады. Бер кайтырбыз, диеп китте алар, Тик күбесе исән кайтмады. Әнкәләре...
-
Район газетасының яшьтәше Өркеш авылында яши
Район газетасының яшьтәше белән очрашу насыйп булды әле. Өркеш авылында гомер кичерүче Шәйхулла абый Закиров "Хезмәт даны"ның беренче саны нәшер ителгән көнне - 1930 елның 14 сентябрендә дөньяга килгән. ...Ялт итеп җыештырылган ишегалдыннан кечкенә генә өйнең эченә узабыз. Каршыбызда тәбәнәк буйлы, мөлаем гына бер абзый басып тора. Аның йөзеннән, күзләреннән...
-
Чишмәбашта балалар бәйрәме күңелле узды
Чишмәбаш авылында балалар Сабан туе узды. Аны бакча хезмәткәрләре бик күңелле итеп үткәрделәр. Бәйрәмгә авыл халкы да күп килгән иде. Балалар белән төрле милли уеннар оештырылды: чүлмәк тә ваттылар, күзне бәйләп әйберләр дә кистеләр, кашыкка йомырка куеп та йөгерделәр. Бүләкләре дә күп иде, бар халыкны чәй белән дә сыйладылар. Бик...
-
Иремель тавында тагын бер турист югалган
22 яшьлек Стәрлетамак кешесен эзлиләр, дип яза "Татар-информ". Иремель паркы территориясендә югалган туристны эзләү оештырылган. Аның югалуы хакында хәбәр Башкортостанның хокук саклау органнарына 27 майда керә. Алдан фаразлар буенча, 25 май көнне 22 яшьлек яшь кеше үзенең Уфадан булган 18 яшьлек танышы белән икесе генә Чиләбе өлкәсенең Түлүк поселогыннан Иремель...
-
Кукмарадагы ял һәм мәдәният паркында 9 миллион 12 мең сумлык эш башкарылырга тиеш
Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында яшел ял итү зоналарын төзекләндерү буенча күләме һәм әһәмияте зур булган программа тормышка ашырылачак. Республика Президенты фикер йөртүенчә, паркларны һәм скверларны төзекләндерү халыкта яңача ял итү мәдәниятен формалаштыра. Һәр кешенең үз күңеленә хуш килердәй...
-
Намаз уку рыя гамәл түгел
Тиздән Сабантуй вакытлары җитә. Исәнлек, иминлек, тынычлык белән, күркәм итеп үткәрүләр насыйп булсын, Раббем! Сабантуй вакытларында дин әһелләренең, гамәл-гыйбадәт ияләренең гамәлләренә кимчелекләр килмәсен иде, һәр гамәл үз вакытында үтәлсен иде, Аллаһ бездән разый булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. әйтә: "Җир - ул мәчет. Һәр җирдә намаз укыгыз. Әгәр берәү, дөнья...
-
Адайның иске зиратын чистарту өмәсе була
30-31 майда Адай авылының иске зиратында өмә үткәрелә. Авылдашларны өмәгә көтеп калабыз. Равил ВӘЛИЕВ фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&