Без ник шундый: берәүләр төзи, икенчеләр җимерә
Кукмараның яшәешенә бәйле биш сорауны бер төенчеккә бәйләдек дә, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин белән очрашып, аларны "чишеп" җибәрдек.
1. Район җитәкчелеге 9 Май бәйрәменә кадәр Җиңү паркы каршындагы мәйданнан Ленин бакчасына кадәр тротуарга брусчатка җәеләчәк, үзәк дәваханәдән алып почта бинасына кадәр машина юлы яңартылачак, дигән иде. Бәйрәм митингына...