Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без ник шундый: берәүләр төзи, икенчеләр җимерә

Кукмараның яшәешенә бәйле биш сорауны бер төенчеккә бәйләдек дә, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин белән очрашып, аларны "чишеп" җибәрдек. 1. Район җитәкчелеге 9 Май бәйрәменә кадәр Җиңү паркы каршындагы мәйданнан Ленин бакчасына кадәр тротуарга брусчатка җәеләчәк, үзәк дәваханәдән алып почта бинасына кадәр машина юлы яңартылачак, дигән иде. Бәйрәм митингына...

Кукмараның яшәешенә бәйле биш сорауны бер төенчеккә бәйләдек дә, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин белән очрашып, аларны "чишеп" җибәрдек.

1. Район җитәкчелеге 9 Май бәйрәменә кадәр Җиңү паркы каршындагы мәйданнан Ленин бакчасына кадәр тротуарга брусчатка җәеләчәк, үзәк дәваханәдән алып почта бинасына кадәр машина юлы яңартылачак, дигән иде. Бәйрәм митингына халык киң, тигез урамнан барды.

-Әйе, Кукмараның юл төзү-ремонтлау участогы, "Строй-Гарант" ширкәте егетләре тырыштылар, үзәк урамнан баруы ук күңелле хәзер. Әле автомәктәп янындагы һәм үзәк тимер юл кичүләре тирәсенә асфальт салып, рәтләп бетерәсе бар. Шулай ук стадионга алып бара торган Майский тыкрыгына да асфальт җәю планлаштырыла. Үзәк дәваханәдән социаль яклау идарәсенә кадәр дә тротуарда брусчатка булыр дип уйлыйбыз. "Чиста шәһәр" оешмасы юлдагы тишек-тошыкларны "ямау"ны дәвам итәчәк. Финанс мөмкинлеге булса, Гафиятуллин, Октябрь, Гагарина урамнары да өлешчә ремонтланачак.

2.Кукмара урамнарына агач утырту эшләре дәвам итә.

- Халыкның үзенә Кукмарабызның матур, чиста булуы кирәк. Әмма кайберәүләрнең намуссыз булуы сәбәпле, никадәр хезмәт җилгә оча. Әйтик, быел Лаеш питомнигыннан 230 мең сумлык туя, чыршы, тупыл агачлары алып кайттык. Туяларны үзәк урамга, тупылларны Королев, Вахитов урамнарына, чыршыларны Җиңү паркына утырттык. Инде берсе-берсе 5 мең сум торган туя агачының берсен урталай сындырып киткәннәр, икенчесен йолкып алганнар иде. Урамдагы агачларны җәберләү беренче тапкыр гына түгел. Сындырылган агачлар зур авырлык белән тернәкләнеп китә. Урамда үсеп утырган чәчәкләрне төбе-тамыры белән урлау, газоннарга салырга дип кайтарылган туфракны төяп китү бернинди кысаларга да сыймый, ләбаса. Район җитәкчесе 1 июньгә кадәр Ленин бакчасындагы эшләрне тәмамлауны бурыч итеп куйды. Инде эскәмияләр урнаштырылды, ял итеп утыручылар да күзгә ташлана. Хәзер чәчәкләр утыртасы, чүп савытлары урнаштырасы, капка куясы бар. Халык бакчадагы агачларны сындырмасын, чүпләмәсен иде, дип сорыйм.

3.Берәү җыештыра, икенчесе чүпли.

-Бу - Кукмарада гадәти күренеш. Май бәйрәмнәренә дә күпләр табигатъ кочагына чыктылар: кемдер җыештырган җиргә икенчеләр чүп өеп калдырды. Кукмара халкы өйләренә газ, су, канализация керткәндә тротуарларны, юлларны җимерә. Мондыйларга штраф салу каралган. Бу эшләр бары тик юл астыннан бораулау юлы белән генә башкарылырга тиеш. Күпкатлы йортлар тирәсендәге сарайларны җыештыру, сүтү эшләре бара. Ишегаллары чиста булган йортларга быел керү юллары салыначак, балалар мәйданчыклары урнаштырылачак. Кыскасы, матурлыкта, уңайлылыкта яшәү халыкнын үзеннән тора.

4.Тагын бер үзәккә үткән тема - кәҗәләрне дә "кузгатып" алыйк әле.

-Инде Кукмараның өске урамнарында алар иреккә чыкканнар. Дөрес, алар хуҗалары белән бергә. Бер апа 15-20 кәҗәсен бауга бәйләп куеп үзе белән йөртә. Кукмара буйлап кәҗә җитәкләп йөрү күңелле күренеш түгел, көзгә кадәр алар бәйдән ычкынырга да мөмкиннәр. Тиешле чараны күрмичә булмый.

5. Март аенда булып узган референдум нәтиҗәсендә үзкертем акчаларын җыю ничек бара?

- Халык аңлап, үзкертем акчаларын җыюда актив катнаша. Поселок буенча 2 миллион 366 мең сум акча җыелырга тиеш. Бүгенге көндә якынча 2 миллион сум акча тупланды инде.Үзкертемне 1 июльгә кадәр түләп бетерергә кирәк. Бүгенге көндә оешма-предприятиеләрдә үзкертем акчаларын кайсы хезмәткәр керткән, кем кертмәгәнен тикшерү бара. Үзара салым җыю һәм аннан файдалану тәртибе турында Кукмара поселок советы карары белән расланган Кагыйдәнамә нигезендә балигъ булган һәр кеше 200 сум акча түләргә тиеш. Кайберәүләр акчаны ничек түләргә икәнлеген белеп бетерми. Аны банк аша күчерү юлы белән ("Татфондбанк" аша түләгәндә комиссия алынмый) яки Кукмара поселогы башкарма комитеты кассасы аша кертергә мөмкин. Телефоны: 2-65-00. Шуны да истә тотыйк: референдум карарын үтәү мәҗбүри.

Лилия НУРГАЛИЕВА

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxcjllcFctM3J3QzhwOFpEem1mTXZQbkM2YWdjaXdqcHBLNEdSRjVjUk5kR3UyTm1oajdBTHJIY1ptclFVNHg3SXlMdC1HVmxDdlJ4TTJOVEFJLVBqVVJKelgyajhoamJOQkprWFNCWWlGUkFWSXpLdHJfZ3ZtWWFMa0hROWxhN3ByTk1SRE16MXlyVE5vQzVDLWRKSjFR&b64e=2&sign=2f327e47bab48e95295a2831fab8bf12&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев