5 май 2015 яңалыклары
-
Шахматчы кыз Диана Гарәфетдинова Хорватиядә үтәчәк Европа чемпионатында катнаша алырмы?
Актанышта авыл районнарында яшәүче шахматчылар арасында Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә үткәрелгән республика чемпионатында Кукмара командасы беренчелекне яулады. (Баулы белән Актаныш икенче-өченче урыннарны бүлештеләр). Безнең команда составында Владислав Абдуллов, Камил Шәймарданов, авыл районнарында яшәүче укучылар арасында ике тапкыр Россия чемпионы исемен яулаган Зур Кукмара егете Айнур Җиһаншин (күппрофильле лицей укучысы) һәм Диана...
-
Май бәйрәмнәрендә Кукмарада 19 исерек шофер тоткарланган
Законнар елдан-ел катгыйлануга карамастан, кайберәүләр автомобиль руле артына һаман исерткеч эчемлекләр кулланган килеш утыра бирәләр. 1 май бәйрәмнәрендә генә дә Кукмара районында 19 шофер исерткеч эчемлекләр кулланганы өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Аларга транспорт йөртү таныклыгыннан колак кагу яный. Исереклек нәтиҗәсендә юл фаҗигаләре дә бик күп теркәлә. Газиз кешеләрне хәсрәт...
-
“Зилант”та волейболчылар көч сынашты
"Зилант"та 2003-2004 елгы кызлар арасында волейбол турниры узды. Ярышта дүрт команда катнашты. "Зилант-1" командасы кызлары - беренче, "Зилант-2" командасы - икенче, Тимершык командасы өченче урыннарны алдылар. фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxZ0o3TnFkRnV2UXhIci0xQzVyUG96UDlLMGFycUNBc0dVdWJZTkJqV01KbFROakkzUmdPQjBaOGNQTXdYOTJWY3lSZHlkSnZNSVUyRmZmVnhNVU1yUDJyOFRXVlRWb0hzUQ&b64e=2&sign=126daa180aca010129f93bdd8f71ef6b&keyno=0
-
Хәбәр кабул ителергә тиеш
Хокук саклау органнары тарафыннан җинаять турындагы гаризаларның кабул ителүен, теркәлүен һәм каралуын район прокуратурасы тикшереп тора. Полиция хезмәткәрләре мондый хәбәрләрне кабул итүдән баш тартырга тиеш түгел. Хәбәрләрне язмача яки телдән, телефон аша, электрон юл белән, дежур частька яки эчке эшләр бүлеге җитәкчелегенә тапшырырга мөмкин. Җинаять турындагы гаризаларны кабул итүдән баш...
-
Новгород өлкәсенең Үлем Үзәненә экспедициягә киткән егетләрдән сөенечле хәбәрләр бар (+ФОТО)
Олыяз урта мәктәбенең Гомәр Хаҗиев җитәкчелегендәге "Хәтер", Кукмара аграр көллиятенең Ринат Шакиров җитәкчелегендәге "Кар десанты" төркемнәренең Новгород өлкәсенең Үлем Үзәненә экспедициягә китүләре хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә экспедициянең бер вәкиле - Әмир Гыймадиевтан хәбәр килеп иреште. Ул түбәндәгеләрне язган һәм фотолар да юллаган: -Без 29 апрельдә Новгород өлкәсенең...
-
Кукмарада юл төзекләндерү эшләре бара (+ФОТО)
Поселокның үзәк урамында бу көннәрдә кызу эш кайный. Юлларны төзекләндерү буенча зур күләмле эш башланып китте.
-
Купка клубында теннис ярышы үтте (+ФОТО)
Купка мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган өстәл теннисы турниры уздырылды. Спорт бәйрәмендә актив катнашкан, сәламәт яшәү рәвешен беренче урынга куючы җилдәй җитез егетләребезгә һәм турнирны оештыручы Рәхимҗанов Рөстәм, Галимов Рәсүлләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Заһидә Галимова хәбәре һәм фотолары
-
Төркәштә 8 майда стела ачыла
8 майда Төркәш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, катнашучылар истәлегенә стела ачыла. Авылдашларны, якташларны әлеге чарага чакырып калабыз. Башлана сәгать 10.00да. фото: https://yandex.ru/clck/redir