Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 30 апрель 2015 яңалыклары

    • 30 апрель 2015 - 14:05
      Кукмарада беренче тапкыр велосипедчылар ярышы узды (+ФОТО)
      Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызда зур чара - велосипедчылар ярышы узды. Әлеге чарада Кукмара, Саба, Балтач районнарыннан, Вятка Аланы, Чистай, Яр Чаллыдан килгән 30дан артык спортчы катнашты. Велосипедчылар Зур Кукмараның "Әхмәт" кибетеннән Купка авылына кадәр 15 чакрым ара үтте. Ярыш нәтиҗәләре биш яшь категориясе һәм ике төркем - тау...
      392
      0
      0
    • 30 апрель 2015 - 11:45
      Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары "Имин тәгәрмәч" бәйгесендә катнашты (+ФОТО)
      Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында "Имин тәгәрмәч - 2015" бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән 21 команда килгән иде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан,...
      0
      0
      0
    • 30 апрель 2015 - 11:00
      "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Алсу Хәсәнованың йөрәге тибүдән туктаган
      Бәла көтелмәгәндә генә килә. Алсу гөрләтеп эшләп йөргән арада чирләде дә китте. Табиблар яман чир диагнозын куйды. Алсу авырый башлаганнан соң, барыбыз да күңел тынычлыгын югалтты. Һәр иртәбез: "Алсуның хәле ничек икән?" - дигән сүзләрдән башланды. Әле соңгы көннәрдә дә күпләр аны шат-матур итеп төшендә күргән булып чыкты. Яхшыга юрарга,...
      865
      0
      0
    • 30 апрель 2015 - 09:29
      Әсән-Елга авылы китапханәсендә башлангыч сыйныфлар өчен батырлык дәресе узды
      Әсән-Елга авылы җирлеге китапханәсендә Пычак урта мәктәбенең 1- 4 сыйныф укучылары өчен "Батырлык кайда сынала?" дигән батырлык дәресе үткәрелде. Биредә балалар герой-шагыйрь Муса Җәлил, беренче космонавт Юрий Гагарин, шагыйрь Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровлар тормыш юлына багышланган "Батырлык кайда сынала?" дигән викторина үткәрелде. Темактик китап күргәзмәсе дә күрсәтелде. фото: http://www.i-ola.ru/about/info/news/2928?PAGEN_1=67
      448
      0
      0
    • 30 апрель 2015 - 09:18
      "Җиңү салюты" фестиваленнән фоторепортаж (1 өлеш)
      Район Мәдәният йортында узган "Җиңү салюты" фестивале Гала-концертыннан фоторепортаж.
      390
      0
      0
    • 30 апрель 2015 - 07:57
      Югалмады сугыш балалары
      Язмам Чишмәбаш авылында яшәүче сугыш чоры балалары Марзыя һәм Сабирҗан Шәрәповлар турында. Сабирҗанның әтисе аңа дүрт яшьлек чагында сугышка алына һәм, батырларча һәлак булып, мәңгелеккә яу кырында ятып кала. Балачагы ятимлектә, ач-ялангачлыкта үтә аның. Бервакыт Сабирҗан, комбайн урганнан калган башакларны җыеп ашарга дип, басуга бара. Ләкин аны "авыл куштаны" күреп...
      441
      0
      0
    • 30 апрель 2015 - 06:51
      Районыбызның "Әсәнбаш" агрофирмасында кыр эшләре гөрли (+ФОТО)
      Быел яз иртә килә дип куркытканнар иде. Юраулары юш килмәде: кыр эшләре әле һаман тулы куәтенә башланып китә алмый. "Әсәнбаш" агрофирмасында да узган атнадан бирле басуларны "Роса" агрегаты гына иңли. Басуда әлегә бер техника гына эшләсә дә, инде 500 гектарда уҗымнарны, 950 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырырга өлгергән. Без килгән көнне...
      374
      0
      0
    • 30 апрель 2015 - 05:44
      Чисталык чүп савытыннан башлана
      Санитар чисталык һәм экология икеайлыгы кысаларында газета укучылар белән турыдан-туры элемтә үткәргән идек. Сораулар чисталыкка гына кагылмады. Газета укучыларыбызның күңелен борчыган башка мәсьәләләр дә бар икән. Иң беренче булып безгә Кукмараның Вахитов тыкрыгы, 9нчы йортның йорт комитеты рәисе Солтангали абый Якупов шалтыратты. "Моннан берничә ел элек йортыбызга капиталь ремонт ясаганнар...
      397
      0
      0
    • 30 апрель 2015 - 04:14
      Кукмарада "Җиңү салюты" фестиваленең Гала-концерты булды
      Кичә район Мәдәният йорты гөрләп торды. Анда "Җиңү салюты" фестиваленең Гала-концерты узды. Әлеге фестиваль узган елның ноябрь аенда башланып киткән иде. Анда барлык авыл җирлекләре, мәктәпләр, социаль, сәнәгать оешмалары катнашты. Гала-концертка исә иң яхшы җыр-бию, нәфис сүз номерлары, композицияләр, җиңүче дип табылган иҗат коллективлары чыгыш ясады. Бәйрәмнең йомгаклау концертында район...
      399
      0
      0
    Реклама