24 апрель 2015 яңалыклары
-
Тукталышта бер ир-ат үлгән
Кичә көндез Түбән Кама шәһәрендә автобус тукталышында 58 яшьлек ир-ат үлгән. Автобустан төшүгә ул үзен начар хис иткән һәм шунда ук җиргә егылган. Ашыгыч ярдәм килеп җиткә ул инде үлгән булган. Табиблар үлемнең инфаркт нәтиҗәсендә булуын раслаганнар. Чыганак: http://efir24.tv фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Югары Арбашта очрашу кичәсе узды (+ФОТО)
Югары Арбаш мәктәбендә "Хезмәт даны" газетасына - 85, "Салават күпере" иҗат берләшмәсенә 45 ел тулу уңаеннан укытучылар һәм укучылар коллективы белән очрашу узды. Анда ветеран журналист Рәшит Миннегалиев, Харис Мостафин, Мәгъмүрә Мәрданова, Роза Хуҗиева, Розалия Садриевалар катнашты. Әлеге чара җанлы әңгәмә һәм шигырьләр уку белән үрелеп барды. Очрашуны китапханәче Гөлия...
-
“Атлант” егетләре киокусинкай каратэ буенча ачык күрсәтмә ярышларда катнашты
Әлмәт шәһәрендә 8-11 яшьлек кызлар һәм малайлар арасында киокусинкай каратэ буенча ачык күрсәтмә ярышлар үтте. "Атлант" клубында тренерлар Айдар Борһанов һәм Илшат Сәмигуллин кул астында шөгыльләнүчеләр матур уен күрсәттеләр. Ислам Бәшәров, Әмир Самиев - беренче, Анастасия Шакирова - икенче, Виктория Батрова, Ибраһим Сәмигуллиннар өченче урыннарны яуладылар. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Роза Әдиятуллина: Бәби көткәнемне тамашачы сизми дә калды
20 апрель көндезге 11дә "Аулак өй" тапшыруы алып баручысы Роза Әдиятуллина икенче тапкыр әни булды. Күпләр аның бәби көткәнен белми дә калды, чөнки Зөлфәт Зиннуров белән алар тапшыруларны алдан яздырып куйганнар. Бәхетле әнине котларга ашыктык һәм үзенә шалтыраттык. - Роза, чын күңелемнән тәбриклим! Кызың Алисәгә иптәшкә кемне алып кайттыгыз? -...
-
Яшьләр парламентының тәүге утырышы үткәрелде (+фото)
Бүген Кукмара район Советы каршындагы яшьләр парламентының тәүге утырышы үткәрелде. Парламентның рәисе Нияз Хәсәнов үзе белән таныштырды һәм утырышны алып барды. Көн тәртибендә яшьләр парламентының хисап комиссиясен һәм башка комиссияләрен төзү, аларның составларын раслау, рәис урынбасарын, җаваплы сәркатибен сайлау, парламентның 2015 елга чаралар планын раслау, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган...
-
Меңнән бер эш (шигырь)
Ана күңеле - тулы борчу, өметсезлек Яшьле күзләр газизендә, билгесезлек. Бала күңеле бикле аңа - кара урман, Серле күзләр, аңлап булмый, бар да томан. Шомлы тынлык, бар да баскан, күзләр алда - Горур баскан, "дело" тоткан казый анда. Рәт-рәт итеп бер сулыштан күз дә какмый Сафка баскан сүзләр белән карар...
-
Янил мәктәбендә волейболчылар ярышты (+ФОТО)
Янил урта мәктәбендә инде 22нче тапкыр волейбол ярышлары үткәрелеп килә. Абдуллин Рәфкать абый башлап җибәргән уеннарны Фахрутдинов Рифкать абый дәвам итте. Ул инде 17 ел әлеге ярышның иганәчесе дә булып тора. Ярышларыбыз һәр елны гөрләп уза, анда берсеннән-берсе оста спортчыларыбыз үзләренең көчләрен сыный. Бу ярышларда Кукмарадан гына түгел, хәтта Балтач,...
-
Кукмарада ялларда да яңгыр явуы көтелә
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, алдагы ике көндә дә Кукмарада яңгырлар явачак икән. 25 апрельдә аязучан болытлы һава, температура +4 градус, ә 26 апрельдә иртәдән алып яңгыр, температура +7 градусны күрсәтә. Атмосфера басымы 746 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Һава торышының нинди булуына карамастан, кәефләрегез күтәренке, сау-сәламәт булыгыз! фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Үзәк китапханәдә Тукай кичәсе үтте (+ФОТО)
Район үзәк китапханәсендә "Тукай кичәсе" узды. Анда районыбызның җирле авторлары: Рафилә Фәттахова, Харис Мостафин, Суфия Мостафина, Дальфира Галимова, Галиәхмәт Гатин, Әлфинур Хәлимова, Мәгъмүрә Мәрданова, Әлфинур Юнысовалар чакырылган иде. Бәйрәм кичәсендә Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары да катнашты. Тукай бәйрәме "Туган тел" җыры белән төгәлләнде. Рәшит МИҢНЕГАЛИЕВ фотолары
-
“Зилант”та киокусинкай каратэ буенча Татарстан беренчелеге узачак
26 апрельдә "Зилант" спорт мәктәбендә Киокусинкай каратэның "ката" төре буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионат үткәрелә. Башлана 10.00 сәгатьтә. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?
Быел май аенда Татарстан халкын өстәмә өч көнлек ял көтә. 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 Май - Җиңү көне республикада, гадәттәгечә, ял көннәре санала. Быел, 9 Май шимбә көнгә туры килү сәбәпле, ял көне 11 майга күчерелә. 4 май көнне исә 4 гыйнвардан күчерелгән ял көне хисабына...
-
Кукмарада пенсионерлар спартакиадасы үтте
"Зилант" спорт мәктәбендә пенсионерларның "Өченче яшь" республика спартакиадасы узды. Әлеге спорт бәйрәме Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Спортчылар йөзү, өстәл теннисы, җиңел атлетика, шахмат, ату буенча үзләрен сынады.
-
Кукмарада “Язгы игелек атнасы” акциясе бара
"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында районда төрле чаралар үткәрелә. 3нче урта мәктәптә әлеге акция линейка белән башланып киткән, сыйныф сәгатьләре, "Дуслык көне" дип исемләнгән күргәзмә оештырылып, укучылар "Георгий лентасы" акциясендә катнашканнар. Мәктәпнең "Тартон" бию төркеме район күләмендә үткәрелгән чарада чыгыш ясаган. Үзәк һәм район китапханәчеләре тарафыннан шулай ук дуслык, әдәплелек...
-
Зур Сәрдек мәдәният йортында "Туган як тургае" балалар фестивале узды (+фото)
Зур Сәрдек мәдәният йортында ике елга бер тапкыр уздырыла торган "Туган як тургае" сәләтле балалар фестивале уздырылды.Фестивальдә катнашкан иллеләп баланың һәркайсы җыр-биюгә, сәнгатьле сөйләүгә оста иделәр. Зур әзерлек белән килгән Адай башлангыч мәктәбе коллективы быел шаккатырды -иң шәп җырчы, нәфис сүз остасы, театраль тамаша - Адайдан булып чыкты. Таләпчән хөкемдарлар...