13 апрель 2015 яңалыклары
-
Мәхәббәтем кошы (шигырь)
Җырчы кошым канат кага-кага, Моңнар сибә басып тирәккә. Гөрләп үткән кайнар яшьлегемнән Килеп кердең тагын йөрәккә. Җырым аша серем сөйлим, Тыңларсың бит, әгәр яратсаң. Ачуланма миңа, үткәннәрне Күңелеңдә кабат яңартсам. Мәхәббәткә тугъры шаһит итеп, Бүләк итәм роза гөлләрен. Синең белән бергә сөеп-сөелеп, Үтсен киләчәккә көннәрем. Фидания КАМАЛОВА, Кукмара. фото: https://yandex.ru
-
15 апрельдән янгын чыгу куркынычы сезоны башлана
Хөрмәтле райондашларыбыз! Республикабызның Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы 15 апрельдән янгын чыгу куркынычы сезоны башлануын хәбәр итә, шуңа күрә урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвегезне сорыйбыз. Бу кагыйдәләрне бозучыларны административ җаваплылык көтә. Зыян 5 мең сумнан арткан очракта җинаять җаваплылыгы каралган. Фәрдус Хабибрахманов, Лубян урманчылыгы җитәкчесе фото: https://yandex.ru
-
Кукмарада “Аҗаган” хәрби-спорт уеннары үтте (+ФОТО)
"Ялкын" яшүсмерләр клубы һәм Зур Кукмара урта мәктәбендә "Аҗаган" хәрби-спорт уеннары узды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Аны район мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм хәрби комиссариат оештырды. "Аҗаган"да районның 23 мәктәбеннән 24 команда катнашты. Укучылар үзләрен төрле конкурс-бәйгеләрдә сынадылар. Уен нәтиҗәләре буенча кечкенәләр төркемендә беренче урынны -...
-
Кукмарада Россия ислам университеты вәкилләре һәм дин әһелләре белән очрашу узды (+ФОТО)
Башкала кунакларының Кукмарага килү сәфәренең төп максаты: чыгарылыш укучылары, яшьләрне, яшь пенсионерларны дини белем алырга университетка чакыру. Университетның дин фәннәре кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Габдулла Әдһәмов әлеге белем йортындагы уку-укыту эшчәнлеге белән таныштырды, абитуриентларның БДИ баллары нигезендә кабул ителүләре, аларга тулай торак бирелү, чит илләргә стажерлык узу мөмкинлеге турында...
-
Район китапханәләрендә балалар өчен төрле чаралар оештырыла
Үзәк китапханәдә "Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 номерлы гимназиянең" 2 б сыйныф укучылары өчен Халыкара балалар китабы көне уңаеннан "Китап - юл күрсәтүче маяк ул" дип исемләнгән әдәби-уен узды. Китапханәче Баһавиева А.Р. балаларга китап тарихы турында презентация күрсәтте, районыбызда туып-үскән талантлы язучыларыбыз иҗаты белән таныштырды, әкият-китапларга күзәтү ясады. Балалар кроссвордлар чиштеләр, викторинада...
-
Ядегәр мәктәбе укучылары республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар
Ядегәр урта мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә узган "Глобальләштерү - хәзерге заман чынбарлыгы" исемендәге IX республикакүләм гуманитар фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. "Татар филологиясе. Татар теле" секциясендә 11нче сыйныф укучысы Гөлгенә Бәшәрова (җитәкчесе Рәмзия Бәшәрова) - икенче, "Татар филологиясе. Әдәбият" секциясендә 9нчы сыйныф укучысы Зөһрә Галиева (җитәкчесе Гамилә Габбасова), "Тарих" секциясендә 11нче сыйныф...
-
Бурыч - 100 мең тонна
Басуларда кар катламы көннән-көн юкара. Кояш туры караган кайбер күпьеллык үлән басулары инде юрганын бөтенләй ачты. Атна-ун көннән аларны тукландыруга керешәчәкләр. Язгы кыр эшләренә нинди хәзерлек белән киләбез? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин белән әңгәмәбез шул хакта. 1. Рафак Шамилович, уҗымнар ничек кышлады? -Көздән 14 мең...
-
Манзарас җирлегендә зират чистарту өмәләре узачак
1-2 майда Манзарас, Кәчимир, Өлге, Киндеркүл зиратларын чистарту буенча өмә үткәрелә. Якташлар, авылдашлар! Сезгә, зур өметләр баглап, өмәгә килүегезне көтеп калабыз. Манзарас авыл җирлеге. фото: https://yandex.ru