Түз, йөрәгем, түз (шигырь)
Ялгыз көймә кебек бөтереләм,
Бәргәләнәм ярдан-ярларга.
Кемдер дару бирә, кемдер агу
Сызлап торган йөрәк ярама.
Йөрәк ярам тирән, ярдәм итми дару,
Җылы караш кирәк, җылы сүз.
Кешеләрдә болар бетеп бара хәзер,
Йөрәккәем, нык бул, түз син, түз.
Авыр яшәү җирдә керсез күңелләргә,
Акча хәзер - дөнья тоткасы.
Гадел хезмәт төпкә...