Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 30 март 2015 яңалыклары

    • 30 март 2015 - 13:17
      Байлангарда сакчы бүлмәсе янды (+ФОТО)
      28 мартта, сәгать 18.25 тирәсендә районыбызның Байлангар авылында янгын чыкты. Парк территориясендәге сакчы бүлмәсе янып бетте. Янгын үзвакытында сүндерелде. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус ӘХМӘТҖАНОВ. фото: http://www.16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/2648502/
      303
      0
      0
    • 30 март 2015 - 11:34
      Кукмараның “Ягуар” хоккей командасы беренчелекне читкә җибәрмәде
      "Олимп" боз сараенда 2006 елда туганнар арасында Татарстан республикасы хоккей Федерациясе призына финал ярышлары үтте. Турнирда "Ак барс" (Казан), Арктика (Буа), "Чаллы" (Яр Чаллы), "Торнадо" (Чистай), "Нефтяник" (Әлмәт), "Нефтяник -2" (Әлмәт) "Ягуар" (Кукмара), Питрәч командалары катнашты. Ярышлар дүрт көн барды. 1 урынны - Кукмараның "Ягуар", 2 урынны - Әлмәтнең "Нефтяник",...
      263
      0
      0
    • 30 март 2015 - 11:12
      “ТАТМЕДИА” иң яхшы почтальоннарны бүләкләде
      Идел буеның иң эре медиахолдингында беренче яртыеллыка подписка нәтиҗәләре буенча конкурска нәтиҗә ясалды. Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз, "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә җиңү яулаган Гөлнара Багапова да бар иде. Ул Кукмара почтамтының Кукмара-1 бүлекчәсендә хат ташучы булып эшли. Гөлнара беренче яртыеллыкта 252 кешене районыбызның "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына яздырган булган....
      309
      0
      0
    • 30 март 2015 - 10:31
      ЮХИДИ хезмәткәрләре “ундүртле”гә җиде пассажир утыртып йөргән исерек шоферны тоткарлаганнар
      Казан шәһәренең Декабристлар урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре "ундүртле" машинасына җиде пассажирны - өч кыз һәм дүрт егетне утыртып йөргән исерек егетне тоткарлаганнар. Бу хәл иртәнге сәгать дүрттә булган. Тикшерү аның организмында алкогольнең бермә-бер күбрәк булуын күрсәткән. Егет исә үзен нигә туктатуларын аңламавын, гомумән, үзенең руль артында булмавын әйткән. Әмма бу сүзләр...
      296
      0
      0
    • 30 март 2015 - 08:51
      “Россиянең яшь стратегиясе” дигән Бөтенроссия конкурсы - талантлы яшьләр өчен
      Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсешендә актив катнашучы талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән "Россиянең яшь стратегиясе" дигән Бөтенроссия конкурсы узачак. Әлеге конкурста районыбыз яшьләрен дә актив катнашырга чакырабыз. Бәйге турында тулы мәгълүмат белән www.trazvi.ru сайтында танышырга мөмкин. Фото: http://zan.donland.ru/MojoNews/Pages/ViewNews.aspx?pageid=106106&mid=102343&id=7928
      266
      0
      0
    • 30 март 2015 - 08:37
      “Без булдырабыз!” республикакүләм җыр конкурсында өч призлы урынны кукмаралылар алды (+ФОТО)
      Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр арасында 8нче ресбуликакүләм "Без булдырабыз!" җыр һәм сәнгать конкурсы узды. Кукмаралылар "Аерым башкаручылар" номинациясендә катнашып, бик матур чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар. Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары: Диләрә Кәшәпова-2нче, Илүзә Хәбибуллина 3нче дәрәҗә урын яуладылар. Җитәкчеләре - Кукмара сәнгать мәктәбе укытучысы Зөлфия...
      299
      0
      0
    • 30 март 2015 - 07:30
      “Зилант”та өстәл теннисы буенча ярыш була
      4 апрельдә "Зилант" спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча ачык беренчелек узачак. Ярыш өч категориядә: 1997 елгы һәм алардан яшьрәкләр, 18-55 яшьлекләр һәм алардан өлкәнрәк булган ветераннар арасында узачак. Сәгать 9.00дә башлана. фото: http://pgks.sportedu.ru/content/nastolnyi-tennis
      361
      0
      0
    • 30 март 2015 - 06:27
      Районыбызның самбочы егете ярыштан бронза медаль белән кайтты
      Буа шәһәрендә 2001-2002 елгы кызлар һәм малайлар арасында самбо буенча республика беренчелеге үтте. "Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Рәзил Зыятдинов (65 килограмм) бронзага ия булды. фото: http://1001golos.ru/608010
      277
      0
      0
    • 30 март 2015 - 05:23
      РДКда “Бердәм булыйк, дуслар” дигән хәйрия концерты узачак
      12 апрельдә район Мәдәният йортында "Бердәм булыйк, дуслар" дип аталган хәйрия концерты үткәрелә. Концертта автор башкаручы Нурсил Шәймәрданов белән аның иҗатташ дуслары - Вадим Захаров, Мирхәт Гайсин, Алисә Ногманова, Альмир Фәтхетдинов, Гөлнара Фәтхетдинова. Ильяс Шәрипов, Инсаф Хәсәнов, Фирдүс Каюмовлар катнаша. Билет бәясеннән җыелган сумма районыбызда яшәүче авыру балаларга ярдәм буларак...
      298
      0
      0
    • 30 март 2015 - 04:12
      Затлы товарның бәясе кыйммәт
      "Хезмәт даны" газетасын 31 ел алдырабыз инде. Әле дә истә: яңа өй салып, башка чыктык. Йорт җиһазларыннан бер диван, өстәл-урындыклар гына бар. Каралты-куралар, капка-коймалар юк. Кесә төбе дә саекты. Эшне кайсыннан башларга дип торганда, әти миңа: "Улым, барысы да акрынлап булыр, син иң беренче эш итеп район газетасына язылып куй...
      268
      0
      0
    Реклама