Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 23 март 2015 яңалыклары

    • 23 март 2015 - 12:45
      “Тылсым”да “Синең героең кем?” дигән социаль акция узды
      "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Синең героең кем?" дигән социаль акция узды. Анда районның балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясендә исәптә торучы балалар катнашты. Әлеге чара балаларда патриотлык хисе тәрбияләү, тарих белән кызыксынуларын арттыру максатыннан үткәрелде. Социаль акция "Кадрлар резервы" республика...
      431
      0
      0
    • 23 март 2015 - 12:12
      Җырчы Марат Мөхәммәтшин Олыязда хәйрия концерты уздырачак
      28 мартта Олыяз авылы мәдәният йортында райондашыбыз, җырчы Марат Мөхәммәтшин үзенең иҗатташ дуслары белән берлектә "Авыл киче" дигән театральләштерелгән зур концерт-тамаша - хәйрия концерты уздырачак. Билет сатудан кергән акча Тырыш авылында яшәүче Хәбибуллин Раузит Мәзгут улының өч айлык кызы Динәне дәвалауга тотылачак. Дуслар, әйдәгез, бу кызчыкны аякка бастыру өчен ярдәмебезне...
      391
      0
      0
    • 23 март 2015 - 11:27
      Кукмарада бер ир пычак тотып хатынына үтерү белән янаган
      13 мартта, 23.00 сәгатьләр тирәсендә 1981 елгы Кукмара кешесе, кулына пычак тотып, хатынына үтерү белән яный. Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр Кодексының 119 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы фото: http://segodnia.net/regions/odessa/V-Odesse-ubili-direktora-krupnoy-stroitelnoy-kompanii.html
      414
      0
      0
    • 23 март 2015 - 11:01
      Кукмараның яшь талантлары “Созвездие – Йолдызлык” республика фестиваленең финал өлешенә үттеләр
      Питрәчтә "Созвездие - Йолдызлык" республика фестиваленең зона туры узды. Анда Мамадыш, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Кукмара районнарыннан килгән яшь башкаручылар чыгыш ясады. КУкмара рйаоныннан 150 бала катнашты. Кукмаралылар бик күп призлы урыннар белән кайттылар. Призлы урыннар алучыларның барысы да фестивальнең Казанда узган финал өлешендә чыгыш ясаячаклар. "Вокаль ансамбльләр" номинациясе: 1...
      352
      0
      0
    • 23 март 2015 - 09:37
      Кукмарада укучыларның язгы каникуллары башланды
      Районыбыз укучылары язгы каникулларга чыкты. Бер атна дәвамында районның һәр мәктәбе, мәдәният, спорт, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үтәчәк. Укучылар актив булырлар, ялларын файдалы итеп уздырырлар, дип ышанабыз. Юлларда да игътибарлы һәм сак булу сорала. Юл аша җәяүлеләр юлыннан гына чыгарга, светофор төсләрен дә истән чыгармаска...
      357
      0
      0
    • 23 март 2015 - 08:53
      Татарстанда БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы старт алды
      23 марттан 24 апрельгә кадәр Россиядә БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы уздырыла. Анда 9 меңләп укучы катнаша. Бу төр сынауны мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар һәм педогогик совет карары белән имтиханга керү рөхсәте алган быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра. 23 мартка математика буенча база дәрәҗәдәге имтихан билгеләнгән. Татарстанда аны 16 кеше...
      365
      0
      0
    • 23 март 2015 - 08:28
      Яңа Комар кешесе әнисен кыйнаган
      13 мартта, кичке сәгать җиденче яртылар тирәсендә 1970 елгы Яңа Комар авылы кешесе үзенең әнисен кыйный. Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр Кодексының 112 маддәсе, 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы фото: http://vkarpinsk.info/tag/poboi/
      319
      0
      0
    • 23 март 2015 - 07:33
      Күрше Мамадыш районында авариядә ике кызның гомере өзелгән (+ФОТО)
      22 мартта, сәгать 16.32дә Мамадыш районының М-7 трассасының 960нчы чакрымында юл фаҗигасе була. Ике автомобиль бәрелешә. Фаҗигадә ике кыз - бертуганнар һәлак була, шулай ук берничә кеше тән җәрәхәтләре ала. Чыганак: http://www.chelnyltd.ru Фото һәлакәт урыныннан Татарстан буенча ГУ МЧС сайтыннан
      337
      0
      0
    • 23 март 2015 - 06:43
      Кукмарада террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте
      Район Советында террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Поселок һәм авыл җирлекләрендә җәмәгать җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм террорлык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, район гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәре Эльмир Хәбибрахманов, Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Нурфат...
      358
      0
      0
    • 23 март 2015 - 05:55
      Гимназия укучылары китапханәгә экскурсиягә килде
      Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче номерлы гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары район үзәк китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәчеләр Баһавиева А.Р., Гайнутдинова Н.Ш. аларны яңа кайткан китаплар белән таныштырдылар, журналларга күзәтү ясадылар. Әлеге экскурсиядә 49 бала катнашты.
      346
      0
      0
    • 23 март 2015 - 05:52
      Зур Кукмара китапханәсендә “Наркомания – афәт ул” дигән әңгәмә үтте
      Зур Кукмара авылы китапханәсендә Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан "Наркомания - афәт ул" дигән әңгәмә үтте. Китапханәче Хазиева Г.Г. 11 сыйныф укучыларына наркоманиянең зыяны турында сөйләде, мисаллар китерде, килеп чыгу, таралу сәбәпләрен аңлатты.
      383
      0
      0
    • 23 март 2015 - 05:41
      Кукмарада "Бала – төп пассажир" дигән акция бара
      Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында районда 31 мартка кадәр "Бала - төп пассажир!" дигән акция бара. Акция барган чорда ЮХИДИ һәм полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән...
      455
      0
      0
    • 23 март 2015 - 04:27
      Югары Арбаш мәктәбендә “Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә” дигән фәнни- гамәли конференция узды
      Югары Арбаш урта мәктәбендә "Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә" дип аталган өченче фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференция эшендә Россия фәннәр академиясе академигы, профессор Ә.Газизуллин, экология министрлыгының өлкән белгече Р.Хуҗиев, Саба дендробакча директоры И.Шәймиев, экология министрлыгының төньяк җирле идарә белгече Ф.Латыш катнаштылар. Районының 11 мәктәбеннән килгән укучылар "Табигый һәм тарихи һәйкәлләр", "Экологик-биологик...
      486
      0
      0
    Реклама