Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 9 март 2015 яңалыклары

    • 9 март 2015 - 13:36
      Вахиттә 8 мартта “Егетләр солянкасы” шоу-тамашасы узды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)
      Вахит Мәдәният йортында авылның талантлы ир-егетләре, үзешчән артистлары зур чара оештырдылар. Ир-егетләр, гүзәл затларны бәйрәм белән котлап, быел җиденче тапкыр "Егетләр солянкасы" шоу-тамашасын тәкъдим иттеләр. Артистларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Нияз КӘРИМУЛЛИН хәбәре
      369
      0
      0
    • 9 март 2015 - 12:34
      Татарстанның беренче премьер-министры вафат булган
      Бүген 82нче яшендә 1991-95 елларда Татарстанның премьер-министры булып эшләгән Мөхәммәт Сабиров вафат булган, дип яза prokazan.ru. Сәясәтче 1990-93 елларда РФ Югары Советына депутат булып сайланган, 1995-2000 елларда Татарстан Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы булып торган. Ә 1998 елда Татарстанның республика партиясе рәисе итеп сайланган. Мөхәммәт Сабиров Татарстан халкының "Туган җир-Родная земля"...
      448
      0
      0
    • 9 март 2015 - 11:18
      Зур Сәрдектә тамашачыларга "Ике йолдыз" бәйрәм проекты тәкъдим ителде (+ФОТО)
      Зур Сәрдек мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Ике йолдыз" бәйрәм проекты тәкъдим ителде. Гадәти булмаган программа тамашачыларга зур бәйрәм бүләге булды. Рәмзия ХӨСӘЕНОВА хәбәре
      351
      0
      0
    • 9 март 2015 - 10:58
      “Олимп” боз сарае янына игъланнар тактасы кирәк
      Районыбызда спорт чаралары даими үткәрелеп килә. Ераклардан килеп матур уен күрсәтәләр. Үткән атналарда гына да "Олимп" боз сараенда күпме чаралар оештырылды. Әмма халык бу турыда белми калды. Уеннарда тамашачылар булса, тагын да яхшырак бит. Ярышта катнашучыларга да көч биреп торсалар, күңелләре тагын да үсеп китәр иде. Яшьләргә дә тәрбия чарасы...
      323
      0
      0
    • 9 март 2015 - 09:56
      Чарлыда сакчы бүлмәсе янган
      7 мартта, 03.20 сәгатьтә районыбызның Чарлы авылында "Сөт иле" җәмгыяте филиалының сакчы бүлмәсендә янгын чыга. Янгынның мәйданы 20 квадрат метрны тәшкил итә. Зыян күрүчеләр юк. Янгынны сүндерүдә 12 кеше, 8 берәмлек техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 5 кеше, өч берәмлек техника катнашкан. Фото фаҗига урыныннан. Чыганак: http://www.16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/2597503/
      308
      0
      0
    • 9 март 2015 - 09:37
      Җырчы Вадим Захаров Үрәсбаш клубы сәхнәсен гөрләтте
      Кичә танылган җырчы, райондашыбыз Вадим Захаров үзенең иҗатташ дуслары белән бергә Үрәсбаш авылы клубында зур концерт куйды. Әлеге концерт 8 март бәйрәме уңаеннан барлык гүзәл затларга зур бүләк булды. Программада нәфис сүз, моңлы җырлар, такмаклар да бар иде. Вадимга һәм аның иҗатташ дусларына авыл халкы, кайткан кунаклар бик рәхмәтле булды.
      361
      0
      0
    • 9 март 2015 - 07:27
      Районның балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия шәхси эшмәкәр Раушания Гәрәеваны бәйрәм белән котлый
      Шәхси эшмәкәр Раушания Гәрәева районыбызның аз тәэмин ителгән һәм мохтаҗ кешеләренә, шул исәптән балаларга да кышкы, язгы-көзге аяк һәм өс киемнәре белән ярдәм итте. Ул узган елдан бүгенге көнгә кадәр 220 мең сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте. Районның балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия аңа үзенең рәхмәтен ирештерә,...
      399
      0
      0
    • 9 март 2015 - 06:24
      Предприятие җитәкчеләре, баш бухгалтерлар игътибарына!
      2014 ел өчен хисапларның кәгазьләргә язылган вариантларын статистика бүлегенә ( адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 28, 2 кат) яисә электрон вариантларын элемтә каналлары буенча 1 апрельгә кадәр тапшырасы. фото: http://to21.rosreestr.ru/kadastr/about_fgu/news/6.html
      308
      0
      0
    • 9 март 2015 - 05:19
      Март аенда магнит давыллары
      11 март - 12.00-14.00 сәг. 13 март - 17.00-19.00 сәг. 19 март - 16.00-18.00 сәг. 23 март - 13.00-15.00 сәг. 27 март - 03.00-05.00 сәг. фото: http://simscontent.ucoz.ru/forum/39-1681-2
      330
      0
      0
    • 9 март 2015 - 04:10
      Әниемә бүләк (шигырь)
      Әниемә бүләк ясар өчен Утырдым мин өстәл артына. Әллә ясап бирергәме икән Матур гына берәр картина? Әллә күктән йолдызларны чүпләп, Ясап бирергәме муенса? Иллә күңелләре булыр иде Минем йолдызларга коенса. Әллә иртән йокысыннан торгач, Бер кочаклап үбеп алыйммы? Эшкә чыгып киткән вакытында Кесәсенә кәнфит салыйммы? Озак баш ваттым мин, әниемне...
      1171
      0
      0
    Реклама