Бүген район Советының 42нче сессиясе булып үтте. Аның эшендә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика министрлары, урынбасарлары катнашты. Сессиягә кадәр Алексей Песошин Пчеловодтагы "Стройком" сәнәгать мәйданчыгында, металл савыт-сабалар заводында продукция җитештерү барышы белән танышты, Кукмара поселогында яшәүче, тиздән 90 яшьлеген билгеләп үтәчәк...