Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәчкәрәдә тарихи бина яңартылды

2014 ел мәдәният һәм сәнгать елы булу уңаеннан күп кенә истәлекле урыннар яңартылды. Районыбыз авыллары һәм поселоктагы истәлекле, архитектура һәм табигать һәйкәлләрен, тарихи урыннарны барлау, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан район газетасы тарафыннан "Кукмараның җиде могҗизасы" дип аталган конкурс оештырылган иде. Безнең Мәчкәрә махсус (коррекция) интернат-мәктәбенең дә ике катлы таш...

2014 ел мәдәният һәм сәнгать елы булу уңаеннан күп кенә истәлекле урыннар яңартылды. Районыбыз авыллары һәм поселоктагы истәлекле, архитектура һәм табигать һәйкәлләрен, тарихи урыннарны барлау, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан район газетасы тарафыннан "Кукмараның җиде могҗизасы" дип аталган конкурс оештырылган иде.

Безнең Мәчкәрә махсус (коррекция) интернат-мәктәбенең дә ике катлы таш пулат йорты да бу конкурска тәкъдим ителгән иде. Бу йортныҮтәмешевлар төзеткән. Байларның йорты архитектура истәлеге булып, бүгенге көндә авылга зур ямь өсти. Әлеге йортны җәй көне тагын да ямьләндереп җибәрдек: түбәсен, тәрәзә яңакларын буядык, стенасын агарттык. Йорт биек булганлыктан, агарту, буяу эшләре катлаулы булды. Бу эшебезне җиңеләйтү өчен безгә Кукмараның "ПКФ Анторес" оешмасы җыелма баскычлар белән ярдәм итте. Аның җитәкчесе Илдар Маннанов һәм урынбасары Азат Хәсәновка олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Стеналарны агарту өчен "Тойма" ширкәте җитәкчесе Рәҗәп Галиев күп күләмдә акшар (известь) белән тәэмин итте. Аларга эшләрендә уңышлар телибез.

Мәчкәрә махсус (коррекция) интернат-мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk