14 февраль 2015 яңалыклары
-
“Россиянең кышкы тубы” мини футбол турнирына нәтиҗә ясалды
Нократ Аланында "Россиянең кышкы тубы" дип аталган карда мини футбол уйнау буенча төбәкара турнирга нәтиҗә ясалды. Анда урта яшүсмерләр төркемендә Кукмара командасы 3 урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде. Кукмаралылардан Булат Сәйфетдинов (Зур Кукмара командасы), Хәмит Заһидуллин (4урта мәктәп командасы) турнирның иң яхшы уенчылары булып танылдылар. фото: http://novosib-sport.ru/?menu=723&month=08&year=2013&page=none
-
Мәмәширдә "Җиңү салюты" дип исемләнгән фестиваль узды (+фото)
Авыл халкы һәм мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән зур күргәзмә дә оештырылган иде. Кичәдә күңелләргә үтеп кереп елатырлык театраль күренешләр, матур җырлар, үзенчәлекле биюләр булды. Кичә эчтәлекле, төрле жанрларда оештырылган иде, дип хәбәр итә Регина Хакимҗанова.
-
Дәваханәдә табибларга чиратка электрон юл белән язылачакбыз
Үзәк район дәваханәсендә авыруларны табибка чиратка алдан электрон язылу системасын кертү бара. Хәзерге вакытта барлык диярлек табибларга электрон кабул итү графигы төзелгән. Поликлиникадагы электрон чират терминалы ярдәмендә, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча uslugi.tatar.ru порталы яисә смартфоннан "Услуги РТ" мобиль кушымтасы аша да язылырга мөмкин. Әгәр табибка чиратка...
-
14 февраль – Гашыйклар көне!
Һәммәгезне дә мәхәббәтнең туган көне - Гашыйклар бәйрәме белән котлыйбыз! Мәхәббәт - ул күңелләргә ачкыч, Йөрәктәге нәфис, шат сүзләр. Йөрәкне ачсаң, саф сөюдән йөрәк сүзен Тотып ала урман, болын-кырлар. Һәркемгә сөеп һәм сөелеп яшәргә язсын!
-
Кукмараның йөз яшьлек әбисен башкала кунагы һәм район җитәкчесе котлады (+фото)
Районыбызның Татар Толлысы авылында яшәүче Миннеханова Мәүлебикә Мөхәмәтгариф кызы үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гасыр әбисен якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район җитәкчесе Сергей Димитриев котлады. Кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Мәүлебикә апаның ире яу кырында ятып...
-
“Хезмәт даны” газетасы редакциясе подписка чорында иң яхшы эшләгән почтальоннарга истәлек бүләкләре тапшырды
"ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте 2015 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу буенча хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре арасында бәйге игълан иткән иде. Аның беренче этабы районнарда үтте. Редакциябез дә подписка чорында иң нәтиҗәле эшләүчеләрне барлап, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Фирая Усманова Поч-Сутер, Важашур халкына хезмәт күрсәтә. Бу авылларда 120 шәхси...