9 февраль 2015 яңалыклары
-
Зур Сәрдектә Айнур Гәрәев призына хоккей ярышлары булып узды (+фото)
Анда Вахит, Зур Сәрдек, Сәрдекбаш, Купка авыллары командалары көч сынашты. Узган ел бу кубокны сәрдекбашлылар алып киткән иде, быел исә Зур Сәрдек егетләре җиңү яулап, аны үзләрендә калдырдылар.
-
“Россельхознадзор”ның үткән елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды
"Россельхознадзор"ның видеоконференция режимындагы җыелышы үтте, анда үткән елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Җыелышта районыбызның барлык зооветхезмәткәрләре катнашты. "Россельхознадзор" җитәкчесе урынбасары Евгений Непоклонов Татарстан буенча идарәнең эшчәнлеген югары бәяләде, шул ук вакытта яшь терлекләрнең сакланышын арттыру, йогышлы чирләргә каршы профилактик эшләр алып баруны көчәйтү кирәклеген белдерде, шулай ук илебездә җитештерелә торган авыл...
-
Кеше артыннан сөйләп калу бер дә күңелле түгел
Мөселман кызларының яулык ябып йөрүләре, гомумән, дин мәсьәләләренә кагылышлы язмалар район газетасында даими басылып килә. Чираттагы дин бите әзерләнгәндә студент вакытта булган бер вакыйга хәтердә яңарды. Университетта соңгы курста кышкы сессия тапшырып йөргән вакытлар иде. Беркөнне иптәш кызым иртәдән үк кәефсез килде. Төшендә күптән түгел вафат булган абыйсын күрүе, борчылуы...
-
Манзарас җирлегендә хисап җыелышы үтте (+фото)
Манзарас авыл җирлегендә район Башкарма комитетының узган елгы эшенә хисап ясалды. Район җитәкчесе Сергей Димитриев җирлектәге һәр социаль-көнкүреш объектында булып, аларның торышы, эшчәнлеге белән танышты. Манзарас урта мәктәбендә үткәрелгән очрашуда хисап чыгышлары тыңланды, аннан халык үзен борчыган сорауларны җиткерде.
-
Зур Кукмарада хисап җыелышы үтте (+фото)
Авыл җирлекләрендә район Башкарма комитетының узган елгы эш йомгакларына багышланган хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы үткән шимбәдә Зур Кукмара авыл җирлегендә үтте. Бу җирлек 4 авылны: Зур Кукмара, Жилой Рудник, Янсыбы, Иске Йорт авылларын берләштерә. Җирлек башлыгы Марат Галиев ел дәвамында башкарылган эшләр, агымдагы елга планлаштырылган бурычлар турында сөйләде. -Бу...
-
Кукмарада шәхси команда беренчелегенә милли көрәш ярышлары узды (+фото)
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерлек чаралары кысаларында, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге политсоветы сәркатибе призына Зур Кукмара авылының "Ялкын" яшүсмерләр клубы базасында милли көрәш буенча район шәхси команда беренчелеге узды. Ярышлар түбәндәге үлчәү авырлыгында үткәрелде: өлкәннәр - 65, 75, 85, 100 килограмм һәм 100 килограммнан авыррак; яшүсмерләр...
-
“Зилант”та стритбол буенча ярышлар узды
"Зилант" спорткомплексында 2004-2005 һәм 2002-2003 елгы балалар арасында стритбол буенча ярышлар узды. Анда 2004-2005 елгылардан алты малайлар, дүрт кызлар, 2002-2003 елгылардан алты малайлар, тугыз кызлар командалары катнашты. Үз яшь категорияләрендә малайлар һәм кызлар командалары арасында "Синяя молния" (күппрофильле лицей), ЦСКА (4 урта мәктәп), 3 урта мәктәп, "Звездочки" (4 урта мәктәп)...