4 февраль 2015 яңалыклары
-
Киокусинкай каратэ белән шөгыльләнүчеләр Чуваш республикасы беренчелегенә ачык чемпионатта катнашты
Чабаксар шәһәрендә киокусинкай каратэ буенча Чуваш республикасы беренчелегенә ачык чемпионат үтте. Әлеге чарада Татарстан данын районыбызның "Ялкын" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Әмир Галиев (Зур Сәрдек гимназиясе), Халит Хәләветдинов (Туембаш төп мәктәбе) - беренче, Ильяс Исрафилов (күппрофильле лицей) икенче урыннарны алдылар. Спортчыларны ярышка тренер Алмаз Галәветдинов әзерләде. фото: http://www.gorodnet.com/c3m47m9674797.html
-
Кукмарага тагын бер автолавка бирербез, дип ышандырды Татарстан кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов
Узган җәйдә районга кечкенә авылларда азык-төлек сату өчен өч машина кайткан иде. - Бер кибете дә булмаган иң күп авыллар Кукмарада: 49 торак пунктта халык сату нокталарына мохтаҗлык кичерә. Шуңа өч машина гына аларны тәэмин итеп бетерә алмый, тагын бер автолавка бирербез, - дип ышандырды Татарстан кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт...
-
Матур плитка-брусчаткалар кышын куркынычка әйләнә
Плиткалар, брусчатка җәелгән кибет, оешма каршылары, шома тротуарлар карап торышка бик матур. Җәйләрен, язгы-көзге пычракта йөрергә дә бик рәхәт, уңайлы. Ә менә көзен җирләр катырып, плитка-брусчатка өсләре юка боз белән каплануга һәм кышкы чорда алар кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы урыннарга әверелә. Бик саклык белән атлап йөргәндә дә егылып имгәнергә мөмкин....
-
Кукмара полициясенә бер атна эчендә җинаятьләр турында дүрт хәбәр кергән
25-31 гыйнварда район эчке эшләр бүлегендә 79 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе җинаятьләр турында. 25 гыйнварда Княгор авылы кешесе үзенең бертуган энесен үтерә. 27 гыйнварда, сәгать 20.00-22.30да билгесез зат Манзараста төзелә торган объектның котельныеннан дизель пушкасы урлый. 2014 елның октябрендә Күкшел авылы кешесенең акчасы югалган була. Полиция хезмәткәрләре каракның...
-
Хәлең ничек, Лубян?
Шушы көннәрдә районыбыздан шактый читтә урнашып, Киров өлкәсе, Удмуртия республикасы белән чиктәш булган Лубян якларын әйләнеп кайттык. Элек-электән әлеге җирлек юллары бер дә мактанырлык булмагангамы, Лубян турында сүз чыгуга, күпләрнең йөзләре үк үзгәреп куя. Әнә бит, бер хезмәттәшебез дә моннан дистә еллар элек сихри табигатьле Лубян авылына бару маҗарасын әле...
-
Зур бүләк -телевизорны Урта Комардан Юлия Васильева отты
-И, кызлар, кичә әниләргә баргач, тузан суырткычы эшләргә теләмәде, юып та карадым. Әллә бүген редакциягә яңасына киләсемне сизендеме икән? - дип, сөенечен уртаклашты Зур Кукмара авылында яшәүче әнисе Шәмсенур апага чыккан отышны алырга килгән Чулпан Кәримова. Ярты ел саен үткәрелә торган отышларны өләшү мизгелен көтеп алабыз. Беренчедән, бүләк таратуы күңелле...
-
“Шәфкать”тә тәрбияләнүчеләр Кукмара предприятиеләренә экскурсия ясый
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру максатыннан, Кукмара предприятиеләренә экскурсияләр оештырыла. Шундый чараларның берсе эш һәм мәшгульлек үзәгендә үтте. Хезмәткәрләр балаларны үзәк һәм аның эшчәнлеге белән таныштырдылар, дип хәбәр итте социаль педагог Алия Сафиуллина. фото: http://gousosh20nr.tunev.gov.spb.ru/index.php?option=com_content&view=section&layout=blog&id=43&Itemid=210
-
Лубянда улы әтисенә пычак белән кадаган
2 февральдә Лубян авылында җинаять кылына. 64 яшьлек ир-ат үзенең 40 яшьлек улы белән бергә спиртлы эчемлекләр эчә. Кинәттән килеп чыккан гауга вакытында 40 яшьлек ир-ат кулына пычак ала һәм әтисенең күкрәк өлешенә кадый. Зыян күрүче ир исән-сау, ул хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсендә. Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге...