2 февраль 2015 яңалыклары
-
Кукмарада буран котыра: авылларга маршрут автобуслары йөрмәячәк
Урамда күз ачкысыз февраль бураны котыра. Соңгы аена кергән кыш әнә шулай дулап, холкын күрсәтеп ала. Һава торышы начарлану сәбәпле, Татарстанда "Буран" планы кабул ителгән. Мондыйда балык тотарга бармау, ерак юлларга чыкмау хәерле. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе дә бу хакта кисәтә. "Кукмор-транс" җәмгыятеннән хәбәр итүләренчә, бүген кичен һәм иртәгә...
-
“Туган”ны да югалттык (якташыбыз Габделфәрт Шәрәфиев турында истәлекләр)
Татарстанның халык артисты, Янил авылында туып-үскән якташыбыз Габделфәрт Шәрәфиевны моннан егерме елдан артык элек, 1991 елда якыннан күреп, берничә сүз алышу бәхете елмайган иде. Сеңлемә, "Татарстан яшьләре" газетасы үткәргән "Озын толым" конкурсында катнашып, җиде җиңүченең берсе буларак, Галиәскәр Камал театрында йомгаклау өлешендә чыгыш ясарга туры килде шул чакта. Бик дулкынланган,...
-
Кукмара 4нче мәктәбендә чыгарылыш укучыларының очрашу кичәсе була
7 февральдә, кичке сәгать биштә Кукмара 4нче урта мәктәбендә чыгарылыш укучыларының очрашуы узачак. Рәхим итегез! фото: http://meliora.biz.ua/bosswp/botsv/32376d73f7b65d88799e8eeec742bfd9.html
-
Татарстанда коточкыч авария: ике кеше һәлак булган
Кичә, көндезге сәгать өчләр тирәсендә, Буа районында, Казан-Ульян каласы юлының 92нче чакрымында коточкыч юл фаҗигасе була, дип яза "Челнинские известия" сайты. Ике җиңел автомобиль бәрелешә. Нәтиҗәдә алты кеше, шул исәптән бер яшьлек бала зыян күрә, ике кешенең гомере өзелә. Зыян күрүчеләр Буа районы үзәк дәваханәсенә җибәреләләр. Юлларда урыны белән бозлавык....
-
Кая ашкынасың, шофер?
Бүген поселокның "Олимп" боз сарае каршындагы тукталышта автобустан төшеп, җәяүлеләр юлыннан чыгарга җыенучы бер ир-ат аздан гына "Жигули"га бәрелмәде. Ярый әле ул ир кеше бер адым артка чигенергә өлгерде. "Җиде"ле исә ничек очып килде, шулай юлын дәвам итте. Әгәр аның урынында бала-чага, я өлкән кеше булса, бәхетсезлек килеп чыгасы көн...
-
Кукмарада ике йөзгә якын фермер хуҗалыгы исәпләнә
Хәзерге заманда бу турыда искәртеп тә торасы юк кебек. Югары репродукцияле, сыналган сортлардан гына тиешенчә уңыш алып була. Эре хуҗалыклар шулай эшли дә. Районыбызда ике йөзгә якын фермер хуҗалыгы исәпләнә. Аларның 9945 гектар күләмендә чәчүлек җирләре бар. Бу райондагы чәчүлек җирләренең 10 процент чамасын тәшкил итә дигән сүз. Фермер хуҗалыклары...
-
Сугыш ветераны Имаметдин Шәйхетдинов: озак яшәвемнең сере тәрбия әйбәт булудан, ди
Бөек Җиңү бәйрәмен каршыларга санаулы көннәр генә калып бара. Тиздән, табигатьнең ямьләнгән бер мәлендә, җитмешенче бәйрәм салюты тыныч, зәңгәр күгебезне аллы-гөлле төсләргә бизәр, ә сугыш һәм тыл ветераннарының күзләрендә яшь тамчылары ялтырар. Дәһшәтле сугыш булган вакытларның еракта калуына сөенсәк тә, әлеге елларның хатирәсен күңелләрендә саклаучы мөхтәрәм өлкәннәребез елдан-ел кими. Без...
-
“Хезмәт даны”– район көзгесе
Мин балалар бакчасы булмаган авылда үстем һәм минем әлифбам район газетасы иде. Еллар коштай очып үтә. Безнең гомерләр әнә шулай уза. Ә газетабыз күңел көзгесе кебек - безнең чагылышыбыз. Тормыш белән газета да үзгәрә. Хөрмәтле укучым, синең иске төпләмәләрнең битләрен актарганың булдымы? Ул битләрдә безнең яшь әти-әниләребез, туганнарыбыз, күршеләр, эшчеләр,...
-
Кукмара мәдрәсәсендә ата-аналар җыелышы узды
Кукмара мәдрәсәсендә олылырдан тыш район үзәгендә һәм авылларда яшәүче балалар да укый. Шушы уку елында якшәмбе мәктәбе программасы буенча мәдрәсәдә 80ләп бала дини белем ала. Яшь шәкертләребезнең нинди шартларда укыганнарын күрсәтү, нинди мөгаллимнәрдән гыйлем алганнарын, гомумән, нәрсәләр өйрәнгәннәрен җиткерү-аңлату максатыннан күптән түгел мәдрәсәдә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Дини уку йорты буларак,...