Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада ике йөзгә якын фермер хуҗалыгы исәпләнә

Хәзерге заманда бу турыда искәртеп тә торасы юк кебек. Югары репродукцияле, сыналган сортлардан гына тиешенчә уңыш алып була. Эре хуҗалыклар шулай эшли дә. Районыбызда ике йөзгә якын фермер хуҗалыгы исәпләнә. Аларның 9945 гектар күләмендә чәчүлек җирләре бар. Бу райондагы чәчүлек җирләренең 10 процент чамасын тәшкил итә дигән сүз. Фермер хуҗалыклары...

Хәзерге заманда бу турыда искәртеп тә торасы юк кебек. Югары репродукцияле, сыналган сортлардан гына тиешенчә уңыш алып була. Эре хуҗалыклар шулай эшли дә.

Районыбызда ике йөзгә якын фермер хуҗалыгы исәпләнә. Аларның 9945 гектар күләмендә чәчүлек җирләре бар. Бу райондагы чәчүлек җирләренең 10 процент чамасын тәшкил итә дигән сүз. Фермер хуҗалыклары (отчет бирүчеләр) 5871 гектар бөртекле культуралар игәләр. Димәк, якынча ел саен 15-16 мең центнер чамасы чәчүлек орлык җиргә күмелә.

"Россельхозцентр"ның Кукмара бүлеге лабораториясендә Узган ел бары 5280 центнер орлык кына тикшертеп чәчелгән. Калган фермерларның чәчүлек орлыгы "капчыктагы без" дигән сүз.

Россия Федерациясе законы нигезендә барлык орлыклар да, кондициягә җиткерелеп, чәчү алдыннан лабораторияләрдә тикшерелергә тиеш. Югыйсә бу законны бозуга китерә, ә аның өчен җавап бирәсе. Быел югарыда әйтелгәннәрне искә алып, барлык фермерлар да лабораториядә тикшертелгән яхшы сыйфатлы орлык чәчеп, мул уңыш алуга ирешерләр дип ышанам.

Искәрмә: чәчүлек орлык башка җирдән алынып, документы булса да, фермер хуҗалыгы исеменнән лабораториядә тикшерелергә тиеш.

Рифкат ГАЛИМУЛЛИН, "Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторы

фото: http://nskbazar.ru/biznes/gotovyiy_biznes/prodaetsya_fermerskoe_hozyaystvo.14369093.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X