28 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Лубян җирлегендә хисап җыелышы үтте (+фото)
Лубян авыл җирлегендә 2014 елгы эш йомгакларына багышланган хисап җыелышы узды. Иң элек район җитәкчесе Сергей Димитриев әлеге җирлеккә керүче Сәрдәүч авылында булды, кәрҗин үрүчеләр белән аралашты, Лубянда "Авария хәлендәге торак" программасы буенча төзелгән йортны карады, агач эшкәртү цехы, дәваханәдәге ремонт эшләре белән танышты, урта мәктәптә укучылар һәм укытучылар коллективы,...
-
Якташыбыз Фарил Галиәхмәтов Биектау районында "Шәһәр яны урман хуҗалыгы" директоры булып эшли
Якташыбыз, Тырыш авылында туып, саф урман һавасы сулап үскән, 20 елдан артык гомерен урманчылыкка багышлаган, Биектау районы территориясенә урнашкан "Шәһәр яны урман хуҗалыгы" директоры Фарил Галиәхмәтов белән элемтәгә чыгып, табигать-Анабызга хезмәт итүнең серләре белән уртаклаштык. -Фарил Фоатович, хәлләрегез ничек? Урманчы хезмәтенә ничек килдегез, яшеллеккә күмелеп утыручы Тырыш авылында туып-үсүегезнең дә...
-
Районыбызга эш визиты белән ТР Президентының Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров килде(+фото)
Үткән атнада районыбызга эш визиты белән Татарстан Президентының Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров килде. Ул берничә урында булып, районның бүгенге тормышы белән кыскача танышты. Кунакны район җитәкчесе Сергей Димитриев озатып йөрде. Эшлекле сәфәр Пчеловод авылындагы "Стройком" сәнәгать мәйданчыгында башланып китте. Әсгать Сәфәров, завод территориясенә аяк басуга ук: "Гап-гади бер авылда завод...
-
Кукмарада коточкыч фаҗига: абыйсы энесен пычак белән кадап үтергән
Агымдагы елның 25 гыйнварында, көндезге сәгать өчләр тирәсендә, Княгор авылында коточкыч фаҗига була. Бер җирдә дә эшләмәүче, элегрәк хөкем ителгән 52 яшьлек ир-ат, 44 яшьлек энесе белән бергә спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, кинәттән килеп чыккан гауга вакытында туганының күкрәк өлешенә пычак белән яра ясый. Алынган тән җәрәхәтләреннән ир кеше урында...
-
“Россельхознадзор”ның дәүләт инспекторы мактаулы исем алды (+фото)
"Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторы Рәшит Хәйруллинга "Татарстанның атказанган ветеринария табибы" дигән мактаулы исем бирелде. Чын күңелдән котлыйбыз!