Якташыбыз Фарил Галиәхмәтов Биектау районында "Шәһәр яны урман хуҗалыгы" директоры булып эшли
Якташыбыз, Тырыш авылында туып, саф урман һавасы сулап үскән, 20 елдан артык гомерен урманчылыкка багышлаган, Биектау районы территориясенә урнашкан "Шәһәр яны урман хуҗалыгы" директоры Фарил Галиәхмәтов белән элемтәгә чыгып, табигать-Анабызга хезмәт итүнең серләре белән уртаклаштык.
-Фарил Фоатович, хәлләрегез ничек? Урманчы хезмәтенә ничек килдегез, яшеллеккә күмелеп утыручы Тырыш авылында туып-үсүегезнең дә...