23 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Кукмарага Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сафаров килде (+фото)
Башкала кунагы Пчеловод авылындагы сэндвич-панель җитештерүче зоводта, Вахит авылының яңа мега-фермасында, Олыяз урта мәктәбендә, тегү фабрикасында һәм социаль ипотека программасы буенча төзелгән 40 фатирлы яңа йортта булды. Бу хакта тулырак "Хезмәт даны" газетасыннан укый алачаксыз.
-
2015 ел - Татарстанда парклар һәм скверлар елы
Шул уңайдан Кукмарада үзәк паркны төзекләндерү күздә тотыла. Анда көздән кирәксез агачлар киселеп, парк территориясе җыештырылып, балалар өчен уен мәйданчыгы корылган иде. Язын аны койма белән әйләндереп, яктырткычлар кую, эскәмияләр һәм атынгычлар урнаштыру планлаштырыла. Район җитәкчесе Сергей Димитриев поселокта гына түгел, һәр авыл җирлегендә парклар, балалар өчен уен мәйданчыклары булдыруны...
-
Район җитәкчесе Вахиттә яшәүче сугыш ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котлады (+фото)
Район җитәкчесе Сергей Димитриев Вахит авылында яшәүче Имаметдин абый Шәйхетдиновны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе...
-
Манзарас җирлеге башлыгы Рәшидә Хәбибуллина булдыра!
Җитәкче постларга хатын-кызларны күбрәк куярга кирәк, ир-атларның борынына чиертерлек итеп эшлиләр. Безнең Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рәшидә Хәбибуллинага да күз тимәсен дип кенә карыйбыз. Буранлы көннәрдә урам юлларын көнгә ике тапкыр чистарттыра. Аңа киләчәктә дә эшендә зур уңышлар теләп, Манзарас авылы халкы. фото: http://www.koolinar.ru/recipe/view/106696
-
Хуҗалыкта этләр тоту кагыйдәсен бозучылар штраф түләячәк
Соңгы вакытта Кукмара бистәсендә хуҗалары тарафыннан этләрне тоту кагыйдәләрен бозу очраклары артты. Урамнарда, паркларда һәм җәмәгать урыннарында, транспортта борынчыксыз йөргән этләр еш күзгә ташлана. -Җәмәгать урыннарында караучысыз булган этләр ауланачак, йорт хайваннарын тотуга кагылышлы законнарны бозган хуҗаларга 300 сумнан 100 сумга кадәр штраф салыначак,- дип белдерде поселок башкарма комитеты җитәкчесе...
-
Энергетик эчемлеген рекламалаучы поезд астына кергән
Энергетик эчемлекләр хәл кертә, көч бирә, дип аны кулланучылар күп хәзер. Табиблар мондый эчемлекләрнең бик зыянлы булуын, организмны көчләү икәнен раслап торсалар да, бигрәк тә яшьләр аны эчүдән баш тартмыйлар, аеруча имтиханнар вакытында кулланалар, дип яза vesti.ru сайты. Америка Кушма Штатларының танылган актеры һәм фитнес буенча тренеры Грег Плитт энергетик...
-
“Шәфкать”тә балалар өчен спорт бәйрәме оештырылды
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен һәрдаим күңел ачу чаралары үткәрелеп тора. Күптән түгел "Күңелле стартлар" спорт бәйрәме оештырылды. Икенче коррекция төркемендә тәрбияләнүчеләр үзләренең физик мөмкинлекләрен күрсәтә алдылар, барысы да уеннарда актив катнаштылар. фото: http://depsport.gov35.ru/content/sportivnyy-prazdnik-dlya-detey-i-ih-roditeley