16 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Кукмарада Качману көнендә суга чуму өчен өч урында махсус бәкеләр ясалачак
Районда быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалачак. Югары Чурада массакүләм суга чуму 19 гыйнварда, көндезге сәгать 10.00дә башлана. фото: http://ukrbiznes.ub.ua/ru/news/3915-pravoslavnye-gotovyatsya-k-kreshcheniyu.html
-
“Олимп”та хоккей командаларының төбәкара сайлау ярышы булачак
18 гыйнварда "Олимп" боз сараенда хоккей буенча һәвәскәр командаларның бөтенроссия төбәкара сайлау ярышы була. Бу юлы "Любитель+18" дивизионында Кукмара хоккей клубы һәм "Орион" (Казан) очраша. Башлана 13 сәгатьтә. фото: http://vologda-news.ru
-
Райондашыбыз Фәнүзә Кадыйрова хоккей буенча Россиянең җыелма командасы составына керде (+фото)
Сәрдекбаш авылы шугалагында биш яшеннән тренер әтисе - шайбалы хоккей буенча укытучы Фәхим Кадыйров кул астында шөгыльләнгән Фәнүзә Кадыйрова кызлар арасында хоккей буенча Россиянең җыелма командасы составына керде. Кукмарада "Олимп" боз сарае ачылганнан соң, Фәнүзә хоккей белән тренер-укытучы Илдар Ганиев җитәкчелегендә шөгыльләнә. Аның тырышлыгы белән 2011 елда безнең команда кызлар...
-
Ядегәр авылы мәчетендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне билгеләп үтелде.
Иң элек намаз укылды. Пәйгамбәребезнең күркәм сыйфатлары, изге гамәлләре турында, Гаяз хәзрәттән тыш, күрше мәхәллә имамнары, мәчет каршындагы мәдрәсә мөгаллимәсе Разыя һәм намаз карчыгы Нәфига ханымнар, Мамадышта дин сабагы бирүче авылдашыбыз Рөстәм хәзрәт мавыктыргыч итеп, "тәмләп" сөйләделәр. Мөхәммәт галәйһиссәләмгә багышланган шигырьләр укылды, пәйгамбәребез һәм дин тормышына кагылышлы сораулардан торган викторина...
-
Милеккә салымны кадастр бәясеннән түләячәкбез
2015 елдан физик затлар милкенә салым кадастр кыйммәте буенча исәпләнәчәк. Моңа кадәр салым инвентарьлаштыру бәясе буенча түләнелде. Ә төзелеп бетмәгән йорт өчен салым түләтмәделәр. 2015 елда төзелеп бетмәгән объект өчен дә салым түләргә туры киләчәк. фото: http://www.rosned.info/miscellanea-news/
-
“Без – Россия гражданнары” дигән иҗади конкурста кукмаралылар да актив катнашты
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында "Без - Россия гражданнары" дигән иҗади конкурс үткәрде. Әлеге конкурста безнең районнан Ильмир Мохтаров, Марина Григорьева, Виталий Егоров, Айзилә Хаҗиәхмәтова, Динә Хисмәтова катнашып, призлы урыннар яуладылар. Конкурсның район этабын үткәрүдәге...
-
Хезмәт хакын тулысынча алган
Илназ Заһретдинов "Исток-Агро" җәмгыятендә 4,5 ай буе комбайнчы булып эшләгән. Эштән киткәндә аңа хезмәт хакы түләнмәгән. Район прокуратурасы, хезмәт законнарын бозуны бетерергә һәм гаепле кешеләрне җавапка тартырга кушып, әлеге җәмгыятькә язу җибәргән. Шуннан соң Илназ Заһретдинов белән хезмәт хакы буенча тулысынча исәп-хисап ясалган. Бу хакта безгә прокурор ярдәмчесе Наталья Разинова...
-
Яраткан укытучыларым
Зур Сәрдек гимназиясен тәмамлаган өч сыйныфташ кыз КДПУның табигать-география бүлегенә укырга кердек. География-биология укытучысы белгечлеге алып, хәзерге көндә дә шушы өлкәдә эшләп йөрибез. Ирешкән уңышларыбыз белән күптән түгел генә 100 еллык юбилеен билгеләп үткән мәктәбебезгә һәм яраткан укытучыларыбызга бурычлыбыз. Күп еллар үткәч тә, аларның барысына да хөрмәтебез һәм рәхмәтебез зур....